Ышаныч
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
8 июль 2019, 16:57

Балалар мәйданчыгы ачылды

Күптән түгел Иске Казанчы авыл биләмәсенә караган Урманкүл һәм Әльягеш авылларында балалар мәйданчыклары ачылды.

Күптән түгел Иске Казанчы авыл биләмәсенә караган Урманкүл һәм Әльягеш авылларында балалар мәйданчыклары ачылды. Бәләкәй генә авыллар өчен бу бик зур вакыйга булды.

Әлеге шатлыклы хәл “Бердәм Русия” партиясенең “Анык эшләр” проекты ярдәмендә тормышка ашты. Төзекләндерү эшләре авыл халкы һәм авыл Советы депутатлары ярдәмендә башкарылды. Ачу тантанасында район Советы депутаты, “Бердәм Русия” партиясе фракциясе җитәкчесе Мансур Нуриәхмәтов бу мәйданчыкка сакчыл булуларын сорап, биләмә башлыгы Илдар Денисламов белән проектта актив катнашучыларга урындагы бүлекнең Рәхмәт хатларын һәм истәлекле бүләкләрен тапшырды.

Авылны ямьләп торган балалар мәйданчыгына бөтен кеше, бигрәк тә нәниләр шатланды. Эшләр барган вакытта ук алар шым гына килеп карап йөргәннәре дә булган. Ә хәзер алар монда көнозыны уйнарга да әзер. Атынгыч, комлык, шуып уйнау өчен тау әллә кайдан үзенә чакырып тора. Бигрәк тә Урманкүл авылында мәйданчыкны матурлауга иҗади караганнар. “Кояшкай” дигән матур исем дә биргәннәр. Ә Әльягештә “Каенкай” дип атаганнар. Бу һәр әти-әнинең, баланың күңеле кояш кебек җылы булсын дигәнгә ишарәдер, мөгаен. Әйткәндәй, шушы көннәрдә Кыйгазы авылында да мәйданчык ачылачак.

Чулпан Гыйльметдинова.

Автор фотосы.
Читайте нас: