Ышаныч
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
26 апрель 2019, 12:13

БДИда үзгәрешләр көтелә

Бу хакта Русия мәгариф министры Ольга Васильева белдерде.

Бу хакта Русия мәгариф министры Ольга Васильева белдерде.

Бердәм дәүләт имтиханнары акрынлап электрон төргә күчәчәк. Бу хакта Русия мәгариф министры Ольга Васильева белдерде.

“Бердәм дәүләт имтиханнарын, һич арттырусыз, бөтен ил көтә. Ул камилләшергә тиеш һәм заманга ярашлы итеп камилләшәчәк тә. Бүген без аны акрынлап компьютер төренә күчерәбез. Мәсәлән, информатика буенча БДИны хәзер шулай тапшырырга була. Санлы технологияләрне башка фәннәргә дә, мәсәлән, физикага да кертү турында уйлыйбыз. Әлегә бу хакта фикер алышу бара”, — ди министр.

Ольга Васильева, шулай ук, контроль-үлчәү материалларына гамәли күнекмәләрне бәяләүгә юнәлтелгән биремнәр кертеләчәге турында да белдерде.
Читайте нас: