Ышаныч
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
19 апрель 2019, 11:35

Монда автозаправка булырга тиеш түгел

Бу атнада район хакимияте башлыгы Ришат Дихин Аскын авылында берничә объектта булды. Иң беренче ул элекке “Райсельхозтехника” оешмасы территориясендә урнашкан автозаправканы карады.

Бу атнада район хакимияте башлыгы Ришат Дихин Аскын авылында берничә объектта булды. Иң беренче ул элекке “Райсельхозтехника” оешмасы территориясендә урнашкан автозаправканы карады.

— Яңа объекттан ерак түгел “Күкчәчкә” балалар бакчасы һәм Аскын 2нче мәктәбе, күпфатирлы һәм шәхси йортлар урнашкан, — дип билгеләде Ришат Марат улы. — Шуңа күрә балалар бакчасына каршы юл кисешендә куелган “Автозаправка” дигән билге гаҗәпләндерде. Гомумән, торак пункт эчендә мондый объектлар булырга тиеш түгел, бу бик хәвефле.

“Нинди нигездә куелган бу автозаправка?”, “Объектны урнаштыру өчен җир участогы кайчан бирелгән?”, “Хуҗасы кем?” — шушы сорауларга җавапны Ришат Дихин район хакимияте башлыгының тормыш-яшәеш тәэминаты һәм төзелеш мәсьәләләре буенча урынбасары Вадим Могътәбаров һәм Аскын авыл биләмәсе башлыгы Рәзиф Махатов белән бергә эзләде.

Объектны карау барышында хуҗасы Уфадан эшкуар Рәфил Миңнуллин икәнлеге ачыкланды. Ул бер атна элек ачылган. Автозаправкада кассир вазыйфасын башкарган кыз белән хезмәт килешүе төзелмәгән, ә бу РФ Хезмәт законын бозу дигән сүз. Район хакимиятенең икътисад бүлеге начальнигы Фәүкать Хәбибуллинга бу хәлне ачыкларга кушылды. Җир участогы буенча мәгълүматны Милек белән идарә итү комитеты бирергә тиеш. Әлеге мәсьәләне кыска вакыт эчендә хәл итәргә кирәк — Ришат Марат улы эш сәфәрендә катнашучылар алдына шундый бурыч куйды.

Арытаба бу көнне тагын ике объектта: Аскын 2нче мәктәбе стадионында һәм “Йәшлек” паркында булган чакта хакимият башлыгы һәм аны озатып йөрүчеләр шимбә өмәләре үткәрергә кирәклеген билгеләде.

— Гаилә белән ял итү һәм күп кеше катнашлыгында төрле чаралар үткәрү өчен менә дигән урын, тик хәстәрлекле куллар гына кирәк, — диде Ришат Дихин стадион турында. — Аннары якын булуы да яхшы: әгәр транспортсыз, бәләкәй балалар белән дә булсаң, “Йәшлек” паркына йөрү кыенрак икән, монда килүнең бер кыенлыгы да юк бит.

“Йәшлек” паркында Ришат Марат улы биредә 27 апрельдә зур шимбә өмәсе үткәрү планы белән уртаклашты. Шулай, территориядә агачлар утырту һәм чүп-чар, коры үләннәрне җыюдан тыш, концерт номерлары һәм бердәм төшке аш оештырылачак. Район хакимияте башлыгы бу эшкә аскынлылар бердәм кушылыр, дигән ышаныч белдерде.

Әйткәндәй, хөрмәтле аскынлылар, Ришат Марат улы сездән массакүләм өмәләрдә катнашучылар өчен бердәм форма булдыру буенча тәкъдимнәр көтә. Мәсәлән, бу бертөсле алъяпкычлар яки район символикасы белән бейсболкалар булырга мөмкин. Башка районнарда мондый яңалыклар актив кертелә. Безнең күршеләрдән кайсы җиребез ким? Тәкъдимнәрегезне район хакимияте башлыгының һәм гәзитнең социаль челтәрләрдәге битләренә җибәрә аласыз.

Йомгаклау сүзе:

Гәзит бастыруга әзерләнгән арада Ришат Дихин бездә автозаправка ачкан Уфа эшкуары белән очрашты. Әңгәмә барышында автозаправканы урнаштыру өчен яңа урын тапканчы ябып торырга карар ителде. Эшкуарга әлеге вакытта эшләмәгән, элекке «Башнефть» заправкасы булган урын тәкъдим ителде. Аннары Султанай авылыннан ерак түгел автотрассада тагын бер участок күрсәтелде. “Районда автозаправка ачарга теләүче кешеләр көн дә килми, — диде Ришат Дихин. — Шуңа күрә эшкуарга ярдәм кулы сузарга һәм эшчәнлеген җәелдерү өчен шартлар тудырырга кирәк. Эшкуарны баштан ук мондый объект куелырга тиеш булмаган участок күрсәтеп, ялгыштырганнар.

Наталья Пушкарева.

Автор фотосы.
Читайте нас: