Ышаныч
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
4 апрель 2019, 17:56

Талпаннар чоры башлана

Табигать яшәрә. Аның белән бергә төрле бөҗәкләр дә активлаша.

Табигать яшәрә. Аның белән бергә төрле бөҗәкләр дә активлаша. Аларның күбесе кешегә зур зыян сала. Шундый куркыныч бөҗәкләрнең берсе — урман бете яки талпан. Талпан энцефалиты дип аталучы, үзәк нерв системасын зарарлаучы куркыныч авыруны нәкъ менә шул талпан китереп чыгара да инде.

Яз житүгә, барыбыз да урман-болыннар кочагына ашыгабыз. Табигать үзенең матурлыгы белән җәлеп итсә дә, саклану чаралары турында да онытырга ярамый. Чөнки бу чорда урманнарда талпан аеруча күп була.

Урман талпаны язгы-җәйге талпан энцефалитын китереп чыгара. Бу инфекция — кешегә вирус эләгү нәтиҗәсендә барлыкка килүче, арка һәм баш миен зарарлаучы авыру. Ул гадәттә язын яки җәй көне, сирәк кенә көз көне очрый. Талпаннар апрель ахырында, май, июнь айларында аеруча агрессив була. Язгы-җәйге энцефалитны йоктыру урыннары булып яфраклы агачлар үсүче карт урманнар тора. Якты урманнарда, коры наратлыкларда, гадәттә, талпан бик булмый.

Бөҗәкләр сезне агачлар күп үскән урыннарда — паркларда, урманнарда көтеп сагалап тора. Тәнегезгә ябышып, кадалу өчен йомшак урын эзли (култык асты, чәч арасы, колак арты) һәм кан белән тукланып, үзе йөрткән инфекцияне кешегә күчерә. Кадалуны кеше сизми, чөнки бөҗәк авыртуны сиздерми торган матдә бүлеп чыгара. Талпаннар кешеләргә май-июнь айларында, кайсы елларда июльнең беренче яртысында да һөҗүм итә.

Чир кешедән күчми, ул талпан тешләгәннән генә барлыкка килә. Авыруның беренче билгеләре 7-12 көннән соң, кайчакта 1 айдан соң гына беленә. Кешенең температурасы күтәрелә, хәлсезлек сизелә, башы авырта, муен, буыннар сызлый. Талпан энцефалитының сирәк күзәтелгән кискен формасында температураның кинәт 39-40 градуска кадәр күтәрелүе ихтимал. Кеше коса, аңы томалана. Гадәттә, кул-аяклар параличлана, кайчакта ул гомерлек булып калырга да мөмкин. Авыруның сиздермичә генә үтеп, хроник төс алуы да бар.

Әлеге күңелсезлекләргә тарымас өчен табигатькә чыгучы һәркем саклык чараларын күрергә тиеш. Урманга кергәндә якаларны һәм манжетларны яхшылап төймәләргә, аксылрак кием кияргә (бөҗәк сезне сизми калырга мөмкин), күлмәкне — чалбарга, чалбарны итек эченә тыгып куярга кирәк. Урман бетләрен куркыту өчен махсус химик препаратлар да ярдәм итә. Аларны өске киемгә сибәргә кирәк. Инде урманга сәяхәтегез вакытында 3-4 сәгать саен бөтен тәнне тикшереп тору зарур. Аеруча култык асларына, колак яфракларына һәм артына, тәннең җыерчыклы урыннарына җентекле игътибар сорала. Талпан кадалган очракта, медицина учреждениесенә мөрәҗәгать итегез. Ә инде андый мөмкинлек булмаса, талпанны үзеңә алырга туры киләчәк. Моның өчен ул кадалган урынга күп итеп май сөртергә кирәк була. Шулай эшләгәндә, талпанга кислород ябыла. Аннары сак кына бер яктан икенче якка селкеткәләп, талпанны тартып алырга кирәк. Сулыш алу тишекләре томалангач, бөҗәк кадалган урыныннан үзе үк чыгарга мөмкин. Ныклап ябышкан талпанның башы өзелеп калса, утта кыздырылган энә ярдәмендә алырга кирәк. Кулларны яхшылап сабынлап юып, талпан булган урынны йод яки спирт катнашмасы белән чистартыгыз. Урманнан кайтканда тәнне генә түгел, киемнәрне, аннан алып кайткан предметларны да җентекләп тикшереп чыгыгыз. Талпан, гадәттә, муенга, умрау сөягенә, култык асларына, күкрәккә, кулларга, аркага, башның чәчле өлешенә, касыкка кадала.

Муенны саклау өчен капюшон, башлык яки яулык файдалану яхшы. Урманда йөреп чыкканнан соң, һәрчак бөтен тәнне һәм киемнәрне җентекләп тикшерергә онытмагыз.

Талпан энцефалитына каршы торучанлыкны булдыру өчен еш кына вакциналау да кулланыла. Вакцинациналау талпан сезоны башланганчы 1,5-2 ай алдан үткәрелергә тиеш.
Читайте нас: