Ышаныч
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
18 март 2019, 18:46

Юлларда чокырлар бетәчәк!

Республикада юллардагы чокырларны ремонтлау 15 июньдә тәмамланырга тиеш.

Республикада юллардагы чокырларны ремонтлау 15 июньдә тәмамланырга тиеш.

Бу хакта республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров үткәргән киңәшмәдә Транспорт һәм юл хуҗалыгы буенча дәүләт комитеты җитәкчесе Тимур Мөхәммәтҗанов хәбәр итте. Юллардагы чокырларны бетерү максатында републиканың интерактив картасы әзреләнгән. 1 апрельдә аны һәркем күрә алачак.

Әлеге ремонт 15 июньдә тәмамланырга тиеш. Республика җитәкчесе бу эшне җиренә җиткереп башкарырга кушты һәм барлык муниципалитетлар да әлеге дәүләт комитетына атна саен юлдагы җитешсезлекләрне бетерү турында отчет бирергә тиеш булачак, дип белдерде. Шул ук вакытта ул һаман да интерактив кушымта эшләнешеннән канәгать түгел.

— Бу кушымтаның миңа күрсәткән бер генә төре дә бармый. Санлы кушымта бөтен республикага берәү булырга тиеш, чөнки кеше бу юлны кем хезмәтләндерә, мөрәҗәгатьне кая юллыйм, дип уйлап тормаячак. Ул фотога төшереп җибәрергә һәм җавап алырга тиеш. Бердәм система ярдәмендә генә барлык муниципаль берәмлекләрнең эшчәнлеген контрольдә тотарга мөмкин, — диде ул.
Читайте нас: