Ышаныч
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
21 февраль 2019, 17:43

Ир-егетләр нәрсә көтә һәм нәрсә алыр?

Ватанны саклаучылар көне алдыннан Avitoтикшерү үткәргән һәм бәйрәмгә ир-егетләрнең нинди бүләк көтүен һәм нинди бүләк алачагын ачыклаган.

Ватанны саклаучылар көне алдыннан Avitoтикшерү үткәргән һәм бәйрәмгә ир-егетләрнең нинди бүләк көтүен һәм нинди бүләк алачагын ачыклаган.


Быел көчле затларны котларга теләүче хатын-кызлар саны 13 процентка арткан. Иң актив хатын кызлар – 25-35 яшьтә. Гүзәл затларның күпчелегенең бүләк хакы мең сумнан артмаячак.

Ирләрнең күбесе бәйрәмдә дезодорант кебегрәк бүләк алачак (25 процент).

Икенче урында – кием (23 процент), өченчедә - бүләк сертификатлары (16 процент), дүртенчедә - спорт өчен товарлар (15 процент) һәм оекбаш (14 процент).

Ирләр үзләре менә ниләр тели: гаджет (26 процент), сәгать (25 процент), автомобиль (22 процент), спорт товарлары (20 процент). Ирләрнең 17 проценты гына дезодорантка, 8 проценты оекбашка да шатланачак.

Менә шундый ул хакыйкать...
Читайте нас: