Ышаныч
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
6 сентябрь 2018, 16:28

Яшәү көче — изгелектә

Мәдәхия Сәләхова 85 яшьлек юбилеен билгели
Аскын авылында яшәүче Мәдәхия Адый кызы үткән тормыш юлын чын-чынлап бәхетле дип исәпли. Ә бит шушы буын вәкилләренә нинди генә сынаулар үтәргә туры килмәгән?
Мәкаләм героеның әти-әнисе авылда олы ихтирамга лаек кешеләр була. Аның балачагы бик иртә тәмамлана, чөнки хезмәт эшчәнлеге сигез яшеннән башлана.
— Ул чорда бөтен бала да эш арбасына бик иртә җигелде: кемдер басуда, кемдер фермада хезмәт салды. Мин дуңгызлар карадым. Бервакыт безне, үсмерләрне, Табаскытамакка агач хәзерләргә җибәрделәр. Җитәкче мине аталарча жәлләп кайтарып җибәрде. Бүген шуннан башлап ничек җәяү кайтып җиткәнемне исемә төшерсәм, курку хисләре биләп ала..., — дип хәтер йомгагын сүтте юбиляр. — Яшәве авыр булды, ашарга юк, онны һәр кешегә граммлап бирәләр иде.
Мәдәхия чибәр, төз, сылу кыз булып үсеп буй җиткерә. 18 яшендә алдынгы эшче буларак, районнан берүзен Мәскәү шәһәренә ВДНХ күргәзмәсенә җибәрәләр. Кыз шушы бәхеткә чиксез шатлана. Премия урынына дүрт дуңгыз бәрәне дә бирәләр. Ә ул вакытта бу зур байлык булып исәпләнә.
Тырыш кызга күз атып йөрүче егетләр күп була. Әмма язмыш аңа үз бүләген — өлешенә төшкән көмешен әзерли.
Бервакыт ул Аскын район үзәк дәваханәсенә килә.
— Яныма сөлектәй егет килеп, исем-шәрифләремне, кайдан икәнлегемне сорашты, әмма мин аңа бернинди дә мәгълүмат бирмәдем, — ди Мәдәхия Сәләхова. — Ә кичен Кашафраз кичке уенга чакырып килде, анда да чыкмадым. Икенче көнне мине урлап, туган авылы Күнгәкбашка алып китте... менә шуннан башлап бер-беребегә кирәк-терәк булып 54 ел яшәдек.
Тату, бердәм Сәләховлар галәсе күркәм тәрбия орлыклары салып җиде бала үстерә. Бүген аларның һәрберсе үзаллы гаилә корып яши. Инде үзләре дәү әни, дәү әти шатлыгы тоеп гомер кичерә.
Мәдәхия Адый кызы якты йөзле, изге күңелле, көчле рухлы, алдынгы карашлы, ярдәмчел кеше. Аның белән күрешеп аралашканнан соң, күңелгә ничектер рәхәт булып китә.
Мәдәхия Адый кызы шушы көннәрдә 85 яшьлек күркәм юбилеен билгели. Күркәм тантанага барлык якыннар, туганнар җыела. Шушы матур бәйрәм белән балаларың, оныкларың, алай гына да түгел туруннарың да тәбрикләү бәхетле картлык, чиксез шатлык-куаныч түгел мени?!
Лилия Шәрифгалиева.
Читайте нас: