Ышаныч
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
6 сентябрь 2018, 16:40

Пенсия алды яшендәгеләргә ташламалар күп булачак

Дәүләт думасында пенсия законнарына үзгәрешләр кертү буенча эшче төркемнең беренче утырышы узды.


Бу мәсьәләдә Президент тарафыннан яңгыратылган чараларны экспертларның күпчелеге уңай бәяли. Пенсия алды яшендә кешене эштән бушатучыларга җинаять җаваплылыгы кертү тәкъдиме генә бәхәсләр тудырган, дип яза “Комсомольская правда”.


“Җәза бирү яхшыга китермәячәк. Аларны икътисади ысуллар, шул исәптән страховка взносларын киметү юлы, белән алыштыру зарур”, дигән фикердә “Русия терәге” вице-президенты Азат Газизов.


— Пенсия алды яшендәге хезмәткәрләр өчен социаль фондларга акчаны 2 процентка кимрәк күчерү нәтиҗәлерәк булачак. Бу эш бирүчеләр өчен дә тоемлы ярдәм булып, хезмәткәрне эшендә калдырырга этәргеч бирәчәк, — дигән Югары икътисад мәктәбе ректоры Ярослав Кузьминов.
Читайте нас: