Ышаныч
-21 °С
Болытлы
75 лет Победы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
22 август 2018, 14:47

Алма желесы

Аз гына искән җилгә дә

Алмалар коела җиргә.

Тиз җыеп аларны мин

Әйләндердем желегә.


Ничек дисез, менә шулай:


Юып, туралган алманы иттарткыч аша чыгарам, шул массага шикәр комы өстәп бутыйм, 10-15 минуттан кайнатырга куям, әлбәттә, болгатып торам. Кайнап чыкканнан соң, 40 минутлап бутый-бутый кайнаткач, стериль банкаларга салам да капкачлыйм.


1 килограмм туралган алмага 1килограмм шикәр комы кирәк.


Гәрәбә төсендә, тәмле повидло (желе дисәк тә ярый) килеп чыга.


Сез дә эшләп карагыз, кызлар, бәлки үзегезгә дә ошар!



Читайте нас в