Ышаныч
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
9 февраль 2018, 13:19

Кар эрегәч, ниләр чыгар?

Аскын юл төзү-ремонтлау идарәлеге һәм редакция хезмәткәрләрен районның биләмәара юллары буйлап рейд барышында бигрәк тә Султанай, Упканкүл, Яңа Бөрмә, Яңа Мотабаш, Ярма-Ялан, Янкисәк авыллары янындагы

Аскын юл төзү-ремонтлау идарәлеге һәм редакция хезмәткәрләрен районның биләмәара юллары буйлап рейд барышында бигрәк тә Султанай, Упканкүл, Яңа Бөрмә, Яңа Мотабаш, Ярма-Ялан, Янкисәк авыллары янындагы тукталышлар тирә-ягының “пөхтәлеге” белән таң калдырды.

Чүп-чар белән шыплап һәм яртылаш тутырылган зәңгәр, кара, ертылган капчыклар, шулай ук пыяла һәм җиз банка, шешә, кәгазь, полиэтилен капчыклар, пластик шешә һәм башкалар (санап бетерерлек түгел) — нәкъ шулар җәмәгать транспортын көтә торган урынны, «бизи». Әйткәндәй, рейд вакытында кар өстендә ниләр барын гына күрдек әле, ә аның астында никадәр “байлыклар” ята икән? Бу хакта Аскын юл төзү-ремонтлау идарәлеге мастеры Газимҗан Мәрбиев менә ниләр сөйләде:

Юл эшчеләренең бурычына кышкы чорда юллардан тыш, тукталышларны, бордюрларны, юл билгеләрен кардан, боздан чистарту да керә, әмма бу намуссыз кешеләр каты көнкүреш калдыкларын чүплеккә илтеп җиткерми ташлап калдырган чүп-чарны җыеп йөрү дигән сүз түгел. Әйтергә кирәк, еш кына каты көнкүреш калдыкларын җыю өчен техниканы махсус бүлергә туры килә. Шулай, яз җиткәч атна саен берәр КамАЗ арбасы чүп җыеп түгәбез.

Чыннан да, район халкының гамьсезлегенә, намуссызлыгына ис-акыл китә. Каты көнкүреш калдыклары полигоннары, чүплекләр һәр торак пунктында бар, ләкин, кем әйтмешли, чиста булсын өчен җыештырырга түгел, ә чүпләмәскә кирәк. Үкенечкә каршы, үткәрелгән рейд бу гади хакыйкатьне әле барысы да аңламавын күрсәтте.

Зинира Батырова.

Автор фотосы.
Читайте нас: