Ышаныч
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Яңалыклар
12 июль 2021, 16:45

Дүрт көн ял итәчәкбез

Республика Башлыгы моның турында оператив киңәшмәдә әйтте.

Дүрт көн ял итәчәкбез
Дүрт көн ял итәчәкбез
Дүрт көн ял итәчәкбез
Дүрт көн ял итәчәкбез

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров чираттагы оператив киңәшмәдә киләсе атнада республикада Корбан бәйрәме узачагын искәртте.

Барлык районнарда да дини чаралар узачак, шуңа бәйле рәвештә, коронавирус инфекциясе таралуын булдырмас өчен, барлык кирәкле хәвефсезлек чараларын тәэмин итәргә кирәк.

- 20 июльдә Корбан бәйрәме булачак. Бу - ял көне. Без республикадагы хәлләрне анализладык һәм кешеләргә 4 көн ял итәргә мөмкинлек бирергә телибез - 17, 18, 19, 20 июльдә. Шуңа күрә без оешмаларга хезмәт хакын саклап калган ял көннәрен кертергә тәкъдим итәбез. Бу инфекция таралуын туктатып торырга ярдәм итәчәк, - диде ул.

Фото: news.myseldon.com

https://kiziltan.ru/articles/budni/2021-07-12/d-rt-k-n-yal-it-ch-kbez-2402142

Автор:Аслямова Сумбель
Читайте нас: