Ышаныч
+1 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Яңалыклар
6 июль 2021, 16:05

Караиделдә бәйрәм гөрли

Бүген 6 июльдә Караидел районы чит ил кунакларын кабул итте.

Караиделдә бәйрәм гөрли
Караиделдә бәйрәм гөрли

Биредә Фольклориада гөрли. Төрле төстәге чагу костюмнардан күзләр чагыла, һәр милләт халкы, ил үзенең йолаларын, милли кием, биюләрен, традицион музыкасын, сәхнә сәнгатен, халык кәсепләрен күрсәтә. Тирә-якка дәртле көйләр, моңлы җырлар агыла. Фольклориада җир шарында яшәүче төрле милләт, халык вәкилләрен берләштерү, туганлаштыру максатында оештырылган чара ул. Бу көнне Караидел районы үзәге гөрләп торды. Һәр халыкның чыгышы үзенчәлекле, кызыклы, мавыктыргыч булды.

Караиделдә бәйрәм гөрли
Караиделдә бәйрәм гөрли
Читайте нас: