Ышаныч
-2 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Табигать
23 июль 2021, 10:35

Яңгырлар һәм салкынча һава торышы килә

Башкортстанга якын көннәрдә күптән көтелгән салкынча һава агымы килү көтелә, шулай ук яңгырлар башланачак.

Яңгырлар һәм салкынча һава торышы килә
Яңгырлар һәм салкынча һава торышы килә
Яңгырлар һәм салкынча һава торышы килә
Яңгырлар һәм салкынча һава торышы килә
 Бу хакта "Башгидрометүзәк" хезмәткәрләре хәбәр итте.

Бүген, 23 июльдә, республикада кыска вакытлы яңгырлар көтелә. Җил көньяк-көнбатыштан төньякка күчүче, талгын, урыны белән көчле җил көтелә.

Төнлә һава температурасы +11°, +16°, көндез +21°, +26, көньяк районнарда +31° булачак.

Иртәгә синоптиклар төнлә көчле яңгырлар вәгъдә итә, шулай ук яшенле кыска вакытлы яңгырлар һәм боз явуы ихтималы да зур. Көньяктан төньякка күчүче талгын җил дә булачак. Термометр баганасы төнлә +13°, +18°, көндез +22°, +27° күрсәтәчәк.

Фото: Горобзор.ру

https://kiziltan.ru/articles/obchestvo/2021-07-23/ya-gyrlar-m-salkyncha-ava-toryshy-kil-2428782

Автор:
Читайте нас: