Ышаныч
+21 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
рәсми бүлек
13 июль 2021, 09:05

Геопарклар үсешенә игътибар тагын да артачак

Моның өчен хокукый база булырга тиеш.

Геопарклар үсешенә игътибар тагын да артачак
Геопарклар үсешенә игътибар тагын да артачак
Геопарклар үсешенә игътибар тагын да артачак
Геопарклар үсешенә игътибар тагын да артачак

Бүген үткән атналык оператив киңәшмәдә "Янгантау" һәм "Торатау" геопаркларын үстерү буенча башкарылган эшләр турында да сүз булды.

- Эшне без норматив-хокукый базаны әзерләүдән башладык. Фәнни һәм эксперт бергәлеге белән берлектә "Башкортстан Республикасы геопарклары һәм Башкортстан Республикасының геологик мирасы турында" закон проекты эшләнде. Республика Башлыгы каршында Башкортстанның геопарклар буенча Попечительләр советы төзелде һәм узган елның 10 декабрендә аның беренче утырышы уздырылды, анда төп бурычлар һәм эш юнәлешләре билгеләнде. Әлеге эш өстенлекле булып тора, аның буенча "юл картасы" һәм челтәр графигы эшләнде, атна саен мониторинг алып барыла һәм Хөкүмәт утырышында доклад ясыйбыз, - диде республиканың икътисади үсеш һәм инвестиция сәясәте министры Рөстәм Моратов. - "Торатау" геопаркы буенча аерым сөйлисем килә. Биредә инфраструктура объектларын төзүне финанслау, нигездә, «Геопарк Торатау» оешмасын тотуга бүлеп бирелгән акчалар кысаларында алып барыла. Торатау янында визит-үзәк төзелеше тәмамланды, территорияне төзекләндерү һәм этнокомплексны урнаштыру мәсьәләсе карала.

Фото: utv.ru

https://kiziltan.ru/articles/budni/2021-07-12/geoparklar-seshen-ig-tibar-tagyn-da-artachak-2402100

Автор:Аслямова Сумбель
Читайте нас: