

Ул федераль бюджетка 55 миллион сумга төшкән.
Корылма Владимир Путинның 2018 елгы май указларына ярашлы булдырылган “Сәламәтлек саклау” милли проекты кысаларында кайтарылган. Томограф йөрәк һәм баш мие тикшеренүләрен, перфузия, КТ-ангиография процедураларын үткәрер өчен кирәк, дип хәбәр итәләр БР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә.
Ведомство җитәкчесе урынбасары Динара Еникиева сүзләре буенча, яңа корылма йөрәк-кан тамырлары системасының җитди җитешсезлекләрен җентекләп ачыкларга булышачак.
Чыганак: bash.news
Фото: love-is.org
https://omet-rb.com/articles/milli-proektlar/2021-07-12/tomograf-kaytkan-2401864