Ышаныч
-2 °С
Кар
Барлык яңалыклар
рәсми бүлек
12 июль 2021, 14:30

Дүртөйледә яңа балалар бакчасы төзелде

Дүртөйледә 220 урынга исәпләнгән балалар бакчасы ачылуга әзерләнә.

Дүртөйледә яңа балалар бакчасы төзелде
Дүртөйледә яңа балалар бакчасы төзелде

Дүртөйледә 220 урынга исәпләнгән балалар бакчасы ачылуга әзерләнә.

Мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе балаларны бу елның сентябрендә кабул итәчәк. Бүгенге көнгә барлык төзелеш-монтаж һәм эшләтеп җибәрү-көйләү эшләре башкарылган. Объект файдалануга яраклылык турында бәяләмә һәм эшчәнлеккә лицензия алган да инде.

Исегезгә төшерәбез, балалар бакчасы «Демография» гомумдәүләт проекты кысаларында төзелгән.

Мәктәпкәчә учреждение 12 төркемгә исәпләнгән, һәрберсендә үз бүлмәсе, уен зонасы, гомум кулланылыштагы урыннар бар. Шулай ук балалар бакчасында спорт залы, медпункт һәм өстәмә белем бирү кабинетлары урнашкан. Бина ишегалдында уен һәм физкультура мәйданчыклары бар, аларда балалар өчен җиһазлар комплекты урнаштырылган. Учреждениедә лифт каралган, пандуслар белән җиһазландырылган.

Фото: Дүртөйле районы хакимияте сайтыннан

https://kiziltan.ru/articles/nacproekty/2021-07-12/d-rt-yled-ya-a-balalar-bakchasy-t-zelde-2402021

 

Дүртөйледә яңа балалар бакчасы төзелде
Дүртөйледә яңа балалар бакчасы төзелде
Автор:Аслямова Сумбель
Читайте нас: