-2 °С
Кар
Беренче генә көн булуга карамастан, сайлаучылар активлык күрсәтә. Участокка килеп сайлый алмаганнарның өйләренә баралар. 83 яшьлек Әнүзә Хәтибҗанова да аяклары авырту сәбәпле, өйдә сайлый.
— Сайлауга бармый калганым юк иде, хәзер аякларым сызлау сәбәпле, йөрүе авыр, шуңа өйдә генә сайларга туры килә. Бу мөһим вакыйгадан беребез дә читтә калырга тиеш түгел, дип саныйм, — ди Әнүзә әби.