-2 °С
Кар
Беренче булып Айбулат Садертдинов тавыш биргән. Биредә шулай ук саклык чаралары үтәлә, дистанцияләр саклана. Айбулат Венер улына беренче сайлаучы буларак, истәлекле бүләк итеп блокнот һәм ручка тапшырылган. Шулай ук өлкән буын вәкилләре дә мөһим вакыйгадан читтә калмый: Рәфыйкъ Хәтмуллин (82 яшь), Кәдәрия Мөхәмәтҗанова (82 яшь) килеп сайлаган. Мәсния һәм Әвхәт Сәлимгәрәевлар да гражданлык бурычын үтәргә парлашып килгән.