Ышаныч
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
6 июль 2021, 10:09

Башкортстанда 3 яңа кинозал ачылачак

Русия Федерациясенең халык саны 500 мең кешегә кадәр булган торак пунктларында милли фильмнар күрсәтү өчен шартлар тудыру максатында 2021 елның 11 мартыннан 30 апреленә кадәр Кино фонды тарафыннан фильмнар күрсәтүче оешмаларга ярдәм итү өчен гаризалар җыелды

Башкортстанда 3 яңа кинозал ачылачак
Башкортстанда 3 яңа кинозал ачылачак

Исегезгә төшерәбез, конкурс «Мәдәният» гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру кысаларында уза.

Заманча санлы җиһазлар белән тәэмин итү максатында ярдәм күрсәтүгә сайлап алу процедурасы нәтиҗәләре буенча Башкортстанның 3 кинозалы расланды. Тиешле документ Кино фонды сайтында бастырылган. Шулай итеп, кино күрсәтү өчен заманча җиһазларны район Хәйбулла һәм Бүздәк районнары мәдәният сарайлары, шулай ук Языково авылы мәдәният йорты алачак.

2015-20 елларда үткәрелә торган конкурслар вакытында Башкортстанның 47 кинозалы ярдәм алды.

Фото: srk.nationalpriority.ru

https://kiziltan.ru/articles/nacproekty/Bashkortstanda-3-ya-a-kinozal-achilachak-849015/

Башкортстанда 3 яңа кинозал ачылачак
Башкортстанда 3 яңа кинозал ачылачак
Читайте нас: