Ышаныч
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
9 март 2021, 11:25

Технопарклар төзелә

2021 елда Благовещенск һәм Баймак районнарында каты коммуналь калдыклар белән эш итү буенча ике инновацион экологик комплекс (технопарклар) төзи башлау планлаштырыла.#национальныепроекты;#нацпроекты;#региональныепроекты;#регпроекты;#нацпроектыБашкортостан#ВладимирПутин

Бу 2024 елга кадәр каты коммуналь калдыкларны эшкәртү һәм үтильләштерү күләмен арттыру мөмкинлеге бирер һәм, нәтиҗәдә, полигоннарда күмелергә тиешле булган калдыклар күләмен киметергә булышлык итәр дип планлаштырыла. Бу максатта 2020 елда зур эшләр башкарылды: казна акчаларына Дуван районында сортировкалау комплексы белән каты коммуналь калдыклар полигонының икенче чиратын төзү эшләре алып барылды. Бюджеттан тыш акчалар исәбенә Иглин, Авыргазы, Уфа, Кушнаренко районнарында 5 чүп сортировкалау комплексы төзелде. Әле Туймазы шәһәрендә эш алып барыла.
Моннан тыш, 2020 елда Башкортстанда 473 законсыз чүплек ябылган.
Чыганак: Башинформ.
Фото: Башинформ.
Читайте нас: