Ышаныч
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
16 гыйнвар 2021, 00:10

Милли ашлар — табын түрендә

Башкортстан шәһәр һәм районнарында 10 гыйнварда “Милли аш-су көне” дигән кулинария флешмобы оештырылды. Акциягә теләгән һәркем, шул исәптән райондашларыбыз да кушылды. Яңа Казанчы мәктәбе дә күркәм чарадан читтә калмады.

Биредә "Милли ашлар" флешмобы үтте. 9 сыйныф укучылары татар һәм башкорт милли ашлары: кыстыбый, коймак, токмач әзерләде. Тырыш, уңган кызлар: Азалия, Ксения, Ильнара киләчәктә нинди уңган хуҗабикә булачакларын дәлилләде. Флешмобның максаты: укучыларда милли ашлар пешерергә кызыксыну уяту, сәламәт тормыш алып бару, дөрес туклану тәртибен саклау һәм әби- апаларыбызның кулинария традицияләрен үстерү.
  • Мондый чаралар оештырылуы тик хуплауга гына лаек. Аларда яшь буынның да актив катнашуы куанычлы, чөнки без, яшьләр, халкыбызның буыннан-буынга күчкән күркәм йолаларын, гореф-гадәтләрен тергезергә, сакларга, ихтирам итәргә тиеш. “Милли ашлар” флешмобына да зур теләк белән кушылып, үзебез өчен бик күп фәһем алдык, тәҗрибә тупладык, — диләр тырыш кызлар.
  • Читайте нас: