Ышаныч
+24 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
10 гыйнвар 2021, 17:10

Терроризм – җәмгыятькә янау

Яңа Казанчы китапханәсендә «Терроризм – җәмгыятькә янау» дип исемләнгән мәгълүмати сәгать үтте. Авыл китапханәчесе Ридә Заманова терроризмның килеп чыгуы, соңгы елларда Русиядә генә түгел, дөньяның башка илләрендә булган террорчылык актлары турында сөйләде һәм искә төшерде.

Русия тарихында фаҗигале, авыр сынаулар шактый булды. Сүз дә юк, соңгы унъеллыкта илебез һәм бөтен дөнья өчен иң глобаль авыр сынау терроризм булды. Иҗтимагый мохиттә террорчылык һәм экстремистлык күренешләренә каршы көрәшнең төп юнәлешләреннән берсе - аларны профилактикалау. Теракт шартларында үз-үзеңне тотуның төп кагыйдәләре белән танышу, толерантлык формалаштыруга ярдәм итү максатыннан даими рәвештә төрле чаралар үткәрелә. Яшьләр арасында мондый кисәтү эше алып бару аеруча мөһим.
Яңа Казанчы китапханәсендә «Терроризм – җәмгыятькә янау» дип исемләнгән мәгълүмати сәгать тә шуңа багышланган иде. Авыл китапханәчесе Ридә Заманова терроризмның килеп чыгуы, соңгы елларда Русиядә генә түгел, дөньяның башка илләрендә булган террорчылык актлары турында сөйләде һәм искә төшерде.
Чара барышында куркынычсызлык кагыйдәләре турында фикер алыштылар. Төрле ситуацияләр һәм алардан чыгу юллары каралды. Катнашучыларга терроризмга каршы белешмәләр һәм инструкцияләр тапшырылды.
Читайте нас: