Ышаныч
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
10 гыйнвар 2021, 17:25

Сурәтләрдә кышның матурлыгы чагылды

Кыш балалар өчен ел фасылының иң яраткан мизгеле. Кыш турында күпме җыр, шигырь иҗат ителгән. Ә инде рәссамнар картиналарында кышның матурлыгын бар нечкәлекләренә кадәр чагылдыра.Иске Мотабаш авылы китапханәсендә шушы юнәлештә бик матур чара үтте.

Кыш балалар өчен ел фасылының иң яраткан мизгеле. Кыш турында күпме җыр, шигырь иҗат ителгән. Ә инде рәссамнар картиналарында кышның матурлыгын бар нечкәлекләренә кадәр чагылдыра.
Иске Мотабаш авылы китапханәсендә шушы юнәлештә бик матур чара үтте. Балалар “Зимние картинки” сурәтләр күргәзмәсендә актив катнашты. Алар эшләренә иҗади карап, рәсемнәрендә тылсымлы, әкияти мизгелнең бар гүзәллеген чагылдырды. Һәрберсе иҗади осталыгын, фантазиягә бай икәнлеген күрсәтте. Күргәзмәне оештыручы китапханәче Миләүшә Галина рәсемнәрнең берсеннән-берсе матур, эчтәлекле, үзенчәлекле булуын билгеләп үтте.
Читайте нас: