Бүген волейбол буенча Яңа ел турниры үтте. Барлыгы алты команда катнашты. Күбияз командасы — 1 урын (өлкәннәр), Яугилде һәм Аскын спорт ветераннары —2, Күбияз яшьләре —3, Аскын студентлары —4,үрмиязлылар — 5, волейбол уйнарга сөючеләр 6 урынга лаек булды. Чара “Батыр” физкультура-савыктыру комплексы һәм Аскын 1нче мәктәбе базасында барлыгы җиде сәгать дәвам итте. Барысы да медальләр һәм грамоталар белән бүләкләнде. Күбиязлылар 1нче урын өчен кубокка лаек булды.