Ышаныч
+1 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Новости
8 гыйнвар 2021, 23:20

Иҗат иленә сәяхәт кылдылар

Кышкы каникуллар күңелле компаниядә төрле уеннарда катнашып, табышмаклар, ребуслар чишеп үткәрү чоры ул. Иске Мотабаш авыл китапханәчесе Миләүшә Галина балалар каникулларын файдага үткәрсен өчен зур көч сала, әледән-әле төрле чаралар үткәреп тора.

Кышкы каникуллар күңелле компаниядә төрле уеннарда катнашып, табышмаклар, ребуслар чишеп үткәрү чоры ул. Иске Мотабаш авыл китапханәчесе Миләүшә Галина балалар каникулларын файдага үткәрсен өчен зур көч сала, әледән-әле төрле чаралар үткәреп тора. Үз эшенә җаваплы караган, тырыш Миләүшә Фәйзелгаян кызы балаларны иҗат иленә чын-чынлап сәяхәт кылдырды. Балалар яңа ел темасына, әкият геройларына кагылышлы викторинада теләп катнашты, сорауларга тулы җаваплар бирде. Бу чарада аларның бик күп әкият, табышмак белүләре дә мәгълүм булды. Чарада һәр баланың үзенчәлекле, сәләтле булуы ачыкланды.
Читайте нас: