Яңа Казанчы авыл клубының мәдәни эшләр оештыручысы Ридә Заманова өлкәннәр һәм укучылар катнашлыгында төрле чаралар үткәреп тора. Әйткәндәй, аларда һәркем зур теләк белән катнашуын да билгеләп үтү урынлы булыр. Ә күптән түгел “Статуэтки” конкурсы да оештырган. Теләге булган һәркем кардан, боздан төрле сыннар эшләгән. Конкурста катнашучылар эшләренә иҗади карап, әкият геройларына “җан өргән”.