Ышаныч
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
милли проектлар
16 июль 2021, 09:00

Китапханә хезмәткәрләре белемнәрен камилләштерә

Миловка авылының 13 санлы китапханәсе мөдире Зәлия Мансурова да махсус курслар үткән.

Китапханә хезмәткәрләре белемнәрен камилләштерә
Китапханә хезмәткәрләре белемнәрен камилләштерә

Ил Президенты Владимир Путинның май указына ярашлы барлыкка килгән "Мәдәният" милли проектының "Иҗади кешеләр" федераль проектын тормышка ашыру кысаларында Уфа районының Үзәк китапханәсе хезмәткәрләре өзлексез белем бирү һәм мәдәният өлкәсендә иҗади һәм Идарә кадрларының квалификациясен күтәрү Үзәгендә белем ала. Миловка авылының 13 санлы китапханәсе мөдире Зәлия Рифкат кызы Мансурова Санкт-Петербург дәүләт мәдәният институты базасында "Китапханәнең заманча технологияләре һәм практикалары» дигән лекцияләр курсын тыңлаган. "Кыенлыклар булды,әлбәттә, чөнки дистанцион форматта уку беренче тапкыр узды. Үз эшем өчен бик күп файдалы нәрсәләр белдем. Программаны үзләштерү авыр гына, практик биремнәр катлаулы иде, әмма мин аны башкарып чыктым. Оештыручыларга зур рәхмәт!- - ди Зәлия Рифкать кызы үзенең укуы турында.

https://omet-rb.com/articles/milli-proektlar/2021-07-16/kitaphan-hezm-tk-rl-re-belemn-ren-kamill-shter-2423097

Китапханә хезмәткәрләре белемнәрен камилләштерә
Китапханә хезмәткәрләре белемнәрен камилләштерә
Автор:Аслямова Сумбель
Читайте нас: