Ышаныч
-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
милли проектлар
13 июль 2021, 09:00

Русиядә туризм өлкәсендә гомумдәүләт проекты гамәлгә ашырылачак

Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров "Янгантау" һәм "Торатау" геопаркларын үстерү турында Интернет челтәрендә язма бастырган.

Русиядә туризм өлкәсендә гомумдәүләт проекты гамәлгә ашырылачак
Русиядә туризм өлкәсендә гомумдәүләт проекты гамәлгә ашырылачак

Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров "Янгантау" һәм "Торатау" геопаркларын үстерү турында Интернет челтәрендә язма бастырган.

"Бүген коллегалар белән «Янгантау» һәм «Торатау» геопаркларын үстерү турында фикер алыштык. Болар - бик кызыклы объектлар, алар республикада туризм үсешенә ярдәм итә ала.

Узган елда «Янгантау» геопаркы Русиядә беренче булып халыкара танылу алды һәм ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелде. Безнең турыда илебездә дә, чит илләрдә дә белделәр. Мондый реклама безгә бирегә туристлар агымын ике тапкыр арттырырга мөмкинлек бирде. Бу - яхшы нәтиҗә, әмма ул тагын да яхшырак булырга мөмкин. Моның өчен безгә монда сыйфатлы сервис һәм яшәү өчен уңайлы шартлар булдырырга кирәк. Алар бездә әлегә, дөресен генә әйткәндә, җитми.

"Торатау" геопаркы белән дә хәл шундый ук. Объект хәзер ЮНЕСКО глобаль челтәренә кертелүгә номинацияләнгән һәм шулай ук алга киткән инфраструктурага мохтаҗ. Без әлеге территорияләрне төзекләндерү буенча махсус программа эшләдек. «Янгантау»да без геологик музей, этнографик һәм тарихи-мәдәни комплекслар төзиячәкбез, «Торатау»да визит-үзәк, экотроплар, шулай ук этнокомплекс төзергә уйлыйбыз.

Моның белән параллель рәвештә без инвесторлар белән эшлибез. Геопарклар территорияләрендә экоотельләр, ял йортлары, спа-комплекслар, туристик базалар, кафе, палатка лагерьлары һәм инфраструктураның башка объектларын төзү турында килештек инде. Эш тизрәк барсын өчен эшкуарларга чыгымнарның бер өлешен субсидияләячәкбез.

Ә гомумән, без хәзер республикада тулаем туристлык тармагын үстерү стратегиясен эшлибез. Туристлар агымын ничек арттырырга икәнен аңлау бар. "Янгантау" һәм "Торатау"дан тыш, бездә "Бурзянский" туристик кластерын, "Урал" туристлык-рекреацион тибындагы махсус икътисади зонасын, "Мраткино" курортын һәм "Зур Урал" макрорегионын үстерү планнары бар. Киләсе елдан Русиядә туризм өлкәсендә гомумдәүләт проекты гамәлгә ашырыла башлый. Нәкъ менә монда - аталган объектларның инфраструктурасын үстерүгә - без проект кысаларында федераль акчаларны җәлеп итәргә өметләнәбез дә", дип язган ул.

https://kiziltan.ru/articles/nacproekty/2021-07-12/rusiyad-turizm-lk-send-gomumd-l-t-proekty-gam-lg-ashyrylachak-2402120

Русиядә туризм өлкәсендә гомумдәүләт проекты гамәлгә ашырылачак
Русиядә туризм өлкәсендә гомумдәүләт проекты гамәлгә ашырылачак
Автор:Аслямова Сумбель
Читайте нас: