Ышаныч
+14 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
мәдәният
24 июнь 2021, 15:59

Җырлары белән сокландыралар

Күбияз авылындагы агинәйләр төркеме үзләренең моңлы тавышлары һәм чагу милли киемнәре белән һәр бәйрәмдә авылдашларын, килгән кунакларны сокландыра.

Җырлары белән сокландыралар
Җырлары белән сокландыралар

Авылдагы һәр чара алар катнашлыгында бара, дисәң дә хата булмас. Шулай ук район күләмендә үткәрелгән чараларда да чыгыш ясыйлар.  Агинәйләр төркеменең җитәкчесе Закирә Гыйльметдинова. Төркем әле бик яшь булса да, һәр җирдә катнашырга тырыша. Чагу, матур милли киемнәрне төркемдәге Рәйсә Миңнегалиева тегә. Шулай ук мөнәҗәт әйтүче Әнфисә Хәтыйпҗанованы да билгеләп үтми булмый. Ул бик моңлы итеп мөнәҗәтләр әйтергә оста.

Җырлары белән сокландыралар
Җырлары белән сокландыралар
Читайте нас: