Ышаныч
-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк тема
12 июль 2021, 16:25

Кабул итү кампаниясе - 2021. Сорауларыгыз бармы?

Бүген, 12 июльдә, бу мәсьәләгә кагылышлы туры эфир була. 

Кабул итү кампаниясе - 2021. Сорауларыгыз бармы?
Кабул итү кампаниясе - 2021. Сорауларыгыз бармы?

Республикада кызу чор башлана.

Ул да булса югары һәм һөнәри уку йортларына укырга керү кампаниясе. Мәктәпләрдә имтиханнар тәмамланды һәм кичәге чыгарылыш укучылары абитуриент исемен йөртә башлый.

Университет сайтында укырга керү хакындагы приказны каян табарга, чит районнардан килүче студентларга  ничек тулай торакка урнашырга?  Студент университетта ковидтан вакцина ясата аламы? Быел дистанцион белем алу оештырылачакмы?

Шушы һәм башка сорауларга БСТ каналы студиясендә туры эфирда БРның мәгариф министры Айбулат Хаҗин һәм эре вузлар ректорлары җавап бирәчәк. 

 

Сорауларны шушы сылтама   буенча калдырырга була. 

Тапшыру 18.30 сәгатьтә башлана. 

 

Фото: perm.hse.ru

https://omet-rb.com/articles/m-garif-m-grif-t/2021-07-12/kabul-it-kampaniyase-2021-soraularygyz-barmy-2401916

Кабул итү кампаниясе - 2021. Сорауларыгыз бармы?
Кабул итү кампаниясе - 2021. Сорауларыгыз бармы?
Автор:Аслямова Сумбель
Читайте нас: