Ышаныч
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
авылым уңганнары
30 июнь 2021, 16:01

Өмә үтте

Районыбызда өмәләр үтеп тора.

Өмә үтте
Өмә үтте

Бигрәк тә “Фольклориада-2020” үткәрү алдыннан тирә-ягыбызга игътибарны тагын да ныграк арттырдык һәм бар җирдә дә пөхтәлек булдырырга тырышабыз. Авылларда да кешеләр актив рәвештә өмәләргә чыга һәм зур эшләр башкара.  29 июньдә Күбияз авылы халкы да күмәк рәвештә өмәгә чыкты. Йорт алларын, урамнарны, юл буйларын җыештырды, чапты, чүпләрне, корыган агач ботакларын кисеп, төяп түкте. Бу эштә барысы да тырышып эшләде. Авыл халкы һәм хезмәткәрләр тырышлыгы белән тирә-ягыбыз матурланып калды. Бигрәктә  техника белән  һәм болай да ярдәм иткән Рафаэль Мәүлитҗан улы Әхмәдиевны, Хәмит Фәйзрахмановны, Наил Шаһиев, Рауил Нуртдиновларны билгеләп үтәсе килә һәм аларга олы рәхмәт сүзләрен дә җиткерәбез, дип белдерә Күбияз авылы халкы.

 

Өмә үтте
Өмә үтте
Читайте нас: