Ышаныч
+14 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Юбиляр
14 Май 2022, 09:00

Котлы булсын бәйрәмең!

Аскын районы Арбаш авылында  туып-үскән, хәзерге көндә Екатеринбург шәһәрендә  яшәүче кадерле апабыз Фәнүдә Фәкай кызы Мөхитдинованы(Әхмәтдинованы) 70 яшьлек юбилее  белән чын күңелдән котлыйбыз.

Котлы булсын бәйрәмең!
Котлы булсын бәйрәмең!

Сиңа гомернең иң озынын, бәхетнең иң зурысын, шатлыкларның иң олысын телибез. Ходай  Тәгалә шул теләкләргә өстәп корычтай сәламәтлек бирсен.

Ун бертуганнарың арасыннан энҗе бөртегедәй берүзең генә булсаң да, безгә кирәк-терәк булып безнең арабызда балкып яшәсәң иде.

Якты кояш гел елмаеп шулай,

Сипсен нурын алсу йөзеждә.

Уза гомер дип моңайма син,

Ерак әле гомер көзенә.

Иң изге теләкләр белән Аскын авылында яшәүче туганнарың Хәтмуллин, Гаянов, Әхмәтдинов гаиләләре, Югары Пышма шәһәреннән Әнвәр, Ихсан гаиләләре, Екатеринбург шәһәреннән Әхмәтдинов, Шәймарданов гаиләләре дә безнең котлауга кушылалар.

Котлы булсын бәйрәмең!
Котлы булсын бәйрәмең!
Автор:Айгуль Галимьянова
Читайте нас: