Ышаныч
+18 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Юбиляр
6 апрель 2022, 14:20

Эшен һəрчак яратып башкарды

 Халык арасында зур хөрмəт яулады

Эшен һəрчак яратып башкарды
Эшен һəрчак яратып башкарды

Безнең районда өйдə социаль ярдəм күрсəтү бүлегенең беренче карлыгачы Асия Хисаметдин кызы Шапурова 8 апрельдə 70 яшьлек күркəм юбилеен билгели. Ул тор[1]мышын халыкны социаль яклау хезмəте белəн бəйли һəм моңа го[1]меренең 33 елын багышлый. Аның тормыш девизы: ярдəмгə мохтаҗ кеше яныннан узып китмə, җылы сүзеңне кызганма! Асия Хисаметдин кызы Кыйгазы авылында 4 ул һəм 2 кыз тəрбиялəнгəн ишле гаилəдə үсə. 1959 елда гаилəлəре Аскынга күченə, əти-əнисе иртəдəн кичкə кадəр колхозда хезмəт сала һəм балаларын да бəлəкəйдəн эшкə өйрə[1]теп үстерə. Асия яшь кенə килеш Аскын социаль тəэминатның пенсиялəр һəм пособиелəр бүлегенə эшкə килə. Социаль тəэминат начальнигы Анатолий Бусыгин, өлкəн инспектор Хəлидə Шəймарданова, баш бухгалтер Таисия Шевелева аны эшкə өйрəтə. Ул чакта Бөек Ватан сугышы ветераннары һəм инвалидлары күп була, алар төрле ярдəм сорап мөрəҗə[1]гать итə. Һəрберсен тыңларга, аңла[1]тырга, үтенечен канəгатьлəндерергə, мəсьəлəлəрнең тизрəк чишелешенə ярдəм итəргə кирəк. Пенсиялəр бил[1]гелəү буенча инспектор Асия Шапурова Зəлфирə Низаева белəн бергə эшлилəр. Аларга документлар тикшерү макса[1]тында еш кына колхоз-совхозларга, предприятиелəргə йөрергə туры килə. Урман-сəнəгать хуҗалыгында льготалы пенсия тиеш кешелəр күп була. Асия Хисаметдин кызының тырыш[1]лыгын, кешелəр белəн тиз уртак тел таба белүен күреп аны өлкəн инспектор вазифасына күчерəлəр. Ул читтəн торып Йоматау авыл хуҗалыгы техникумында укып, бухгалтер белгечлеге ала. Тырыш хезмəткəр эшенең бар нечкəлеклəрен белə, тəҗрибəсен башкалар белəн дə телəп уртаклаша. 1989 елда өйдə социаль ярдəм күрсəтү бүлекчəсе ачылгач, аны җитəклəүне Асия Хисаметдин кызына ышанып тапшыралар. Əйтергə кирəк бу яңа эш була: кыска вакыт эчендə социаль хезмəтлəндерүгə мохтаҗ инвалид, ялгыз һəм өлкəн кешелəрне ачыклап, исəпкə куярга талəп ителə. Район социаль тəэми[1]нат бүлеге җитəкчесе Тамара Щербинина авыл билəмəлəре башлыклары белəн тыгыз бəйлəнештə бу эшне оста оеш[1]тыра. Район Советы рəисе Каримҗан Мəхмүтҗанов бүлек эше белəн һəрдаим кызыксынып тора, торак пунктларына чыгу өчен транспорт бүлə. Яңа бүлекчəгə социаль хезмəткəр ва[1]зифасына хатын-кызлар сайлап алырга, эшнең асылын аңлатырга, өйрəтергə кирəк була. Күп тə үтми бүлекчə җитəк[1]чесе игътибарлылыгы, ярдəмчеллеге белəн өлкəннəр һəм социаль хезмəткəр[1]лəр арасында сөю һəм хөрмəт яулый. — Безнең мөрəҗəгатьлəр буенча колхоз һəм совхоз җитəкчелəре урын[1]нарда өлкəн яшьтəге ялгыз яшəү[1]челəрнең өйлəрен, албакчаларын, киртəлəрен ремонтларга ярдəм итəлəр иде, ə Үршəде авылында бер мохтаҗга хəтта яңа өй төзеп бирделəр, — дип сөйли Асия апа. — Эшемдə һəрдаим ярдəм иткəн, һəрчак аңлаган өчен район җитəкчелегенə, бергə эшлəү бəхете тигəн бүлек начальниклары Тамара Щербинина, Галина Морозова, Зүлия Галинага рəхмəтлəрем чиксез. Шулай ук социаль хезмəткəрлəргə авыр эшлəрен җиренə җиткереп, күңел салып башкар[1]ганнары өчен рəхмəт белдерəсем килə. Аеруча Мөнзилə Мөслимованы (Үрмияз авылы), Зəбирə Камалиева, Тəнзилə Галəветдинова, Хəмдия Рыбалованы (Аскын), Рəшит Карамовны (Базанчат) билгелəп үтəсем килə. Җаваплылык, тəвəккəллек, башлан[1]ган эшне азагынача җиткерү сəлəте үз нəтиҗəлəрен бирə. Бер ел эчендə ул бүлекчəне яңа хезмəткəрлəр белəн туплый һəм ярдəмгə мохтаҗлар исем[1]леген төзи ала. Күп тə үтми икенче бүлекчə оештырыла, аңа Рузалия Константинова мөдир итеп билгелəнə, аннары өченчесе бурлыкка килде, аны мин, шушы юллар авторы җитəклəдем. Асия Шапурова безнең өчен юл күрсəтү[1]че маяк булды, чөнки ул кешелəрне, законнарны бик яхшы белə иде. Аның оста, итагатьле сөйлəшүе, төпле аңла[1]тулары, акыллы киңəшлəре эшебездə зур ярдəм булды. Асия Шапурова төп хезмəт бурычла[1]рыннан тыш, актив җəмəгать эшен алып барды. 15 елдан артык дəүлəт учрежде[1]ниелəре хезмəткəрлəре профсоюзы район комитеты əгъзасы, балигъ бул[1]маганнар эшлəре буенча комиссия һəм район хатын-кызлар советы əгъзасы, өч чакырылыш авыл Советы депутаты булды. Һөнəри эшчəнлеге, намуслы хезмəте өчен ул берничə тапкыр район һəм республика дəрəҗəсендəге Мактау грамоталары белəн бүлəклəнде. Ə 2002 елда “Башкортстан Республикасы ха[1]лыкны социаль хезмəтлəндерүнең атка[1]занган эшчесе” мактаулы исем бирелүе аның өчен иң зур бүлəк булды. Социаль хезмəткəр эше күп көч һəм вакыт талəп итсə дə, Асия Хисаметдин кызы һəрчак уңган, хəстəрлекле хуҗа[1]бикə, яраткан тормыш иптəше һəм əни булды. Алар тормыш иптəше Илья Петрович белəн ул һəм кызларына күркəм тəрбия биреп үстерде, лаеклы белем алырга ярдəм итте. Балалары бүген гаилəлəре белəн Уфа шəһəрендə яши. Асия апа сөеп туймас алты оныгы өчен яраткан дəү əни. Шапуровлар гомер сукмагыннан 49 ел бергə атлады, зур хуҗалык тотып яшəделəр. Бакчалары гына ни тора: андагы җилəк-җимеш агачлары, яшелчəлəр, чəчкə-гөллəрнең төрлелеге таң калдыра. Илья Петрович каты чир[1]лəгəч, аны тəрбиялəп карауга Асия апа бар тырышлыгын сала. Əмма язмыштан узмыш юк, Асия апа ирен югалтуны бик авыр кичерə. Əмма тормыш алга бара, исəннəргə яшəргə кирəк. Асия Хисаметдин кызы Илья Петровичның туганнары белəн һəрчак җылы мөнəсəбəттə булды, əле дə аралашып, авыр чакта бер-берсенə ярдəмлəшеп яшилəр. Ветераныбыз Асия апа Шапурованы изге күңелле, ачык йөзле, ярдəмчел, ихлас кеше буларак белəбез һəм хөр[1]мəт итəбез. Ул һəрчак бүлекчəбез эше белəн кызыксынып, бай тəҗрибəсе белəн уртаклашып, киңəшлəре белəн ярдəм итеп тора. Аңа күркəм юбилее уңаеннан тынгысыз, əмма кирəкле һəм мөһим эшебез, олы йөрəге, ярдəме өчен рəхмəт белдерəсе, озын гомер, ныклы сəламəтлек, иминлек һəм күңел тынычлыгы телисе килə.

 Рəйсə Əхмəтшина, социаль эш буенча белгеч.

Эшен һəрчак яратып башкарды
Эшен һəрчак яратып башкарды
Автор:Миляуша Хусаенова
Читайте нас: