Ышаныч
+13 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Юбиляр
31 март 2022, 11:05

Эй гомер, үтəсең бит, сизелми дə каласың

Алдан белсəң икəн, язмыш сынаулары тирəн эзлəр саласын

Эй гомер, үтəсең бит, сизелми дə каласың
Эй гомер, үтəсең бит, сизелми дə каласың

Үземнең язуларымны ак кəгазь битенə (терки) кертə башлагач, кеше гомеренең нинди үзенчəлекле икəненə ышанып куйдым. Үткəн гомер əле генə кебек: Төй буенда йөгереп, уйнап йөргəн бала чаклар, ə инде балаларың үсеп чыгып киткəч, үзеңə сизелми дə 90 яшь җиткəч, тирəн уйга каласың, үткəн гомер мизгеллəрен барлый-барлый искə аласың икəн шул... Минем бу язмам Балыкчы ыруы яшəгəн төбəкнең нигезе, үзəге булган Кашка авылының гади эшчəн бер кешесе турында бара. Бүген аңа 90 яшь тула. Аның белəн очрашып сөйлəшергə, əңгəмə корырга уйладым. Иң беренче əйткəн сүзлəре: “Мин Газнəви Əкрам улы Мусин 1932 елның 1 апрелендə гади крестьян гаилəсендə туганмын. Чит якларга бəхет эзлəп чыгып китмəдем, шунда тудым, 90 яшькə җиткəнче шунда яшəдем. Ходай насыйп итсə яшəргə əле исəп”, — дип ул сөйлəп алып китте. Аның сөйлəгəннəрен тыңлап хəйран калдым, олы яшьтə булуына карамастан шундый якты, тирəн хəтер. Үткəн гомер мизгеллəрен барысын да тезеп сөйли башлады. — Авыр сугыш еллары барган чакта, 1942 елда 1нче класска укырга кердем. Əхмəдишина Нина апа укытты, ə 4 класста Əхмəдишина Зəйтүнə апа укытканы əле дə хəтеремдə, 5нче класстан 7 класска кадəр Əхмəдишин Зыя һəм Фəйзрахманов Əмирҗан абыйлар, Галимҗанова Тəслимə апалар укытты. Галəветдинов Барый мəктəп директоры иде, — дип искə алды Газнəви абый. — 1948 елдан 1951 елга кадəр Үрмияз мəктəбендə укып, 10нчы классны бетердем дə армия сафына хезмəткə алындым. Армия сафларында элемтəче булып хезмəт башладым, кече командирлар əзерлəү буенча 6 айлык курсларда укыдым, мактау кəгазьлəре алдым һəм ике тапкыр отпускага кайтып килдем. 1951 елда армиядан кайту белəн колхозда эш башладым. Кем булып кына эшлəргə туры килмəде: бригадир ярдəмчесе, хисапчы, звеневод, өлкəн эшче. Ə инде 1967 елдан 1992 елга тиклем 25 ел Кашка урман хуҗалыгында 1нче обходта урманчы булып эшлəп, хаклы ялга чыктым. 22 ел эш буенча 1нче урында булдым, 13 тапкыр мактау кəгазьлəре һəм күптапкырлар акчалата премиялəр белəн бүлəклəделəр. 1980 елдан 1985 елга ике тапкыр Коммунистик хезмəт алдынгысы билгелəре белəн бүлəклəндем. 1988 елда “Хезмəт ветераны”, ə 2020 елда “Тыл ветераны” медальлəре алу минем өчен бик куанычлы булды. Сугыш елларында 10 яшьтəн алып чəчү чəчтек, ашлык утадык, җирен дə сөрдек. Ашлык урганда көлтə бəйлəп, молотилкада сугарга туры килде. Əнием ел əйлəнесенə колхозга аркан, дилбегə ишкəндə юкə агачының кабыгын салдырып материаллар əзерлəп тора идем. 1957 елда тормыш иптəшем Идая белəн гаилə корып, 30 ел яшəдек, 5 балага гомер бирдек. Кызганычка каршы, тормыш иптəшем авыр чирдəн мəрхүм булды. Балаларны бер үземə генə тəрбиялəп, белем биреп, тормыш юлына аяк бастырырга туры килде. Өстəвенə, 2000 елда Гүзəлия кызым авыр чирдəн вафат булды. Ничек кенə булмасын тормыш дəвам итə инде. Менə бүген өченче улым Фəзнəви, киленем Ильза ярдəмендə гомер итəм. 15 оныгым өчен куанып туя алмыйм». Менə шундый йөрəктəн чыккан сүзлəре белəн тормыш юлын сөйлəп бирде Газнəви абый. Əйе, үзе бер тарих, китап язарлык. Менə шундый ыру вəкиллəренə, сəламəтлектə, Ходай биргəн гомерне дəвам итүлəрен генə телəргə кала.

 Хəйруллин Н.Г., Балыкчы ыруы кор башлыгы, Башкортстан республикасының атказанган укытучысы.

Эй гомер, үтəсең бит, сизелми дə каласың
Эй гомер, үтəсең бит, сизелми дə каласың
Автор:Айгуль Галимьянова
Читайте нас: