Шундый гаиләләрнең берсе, үзләренең бергә яшәүләренең 50 еллык матур юбилеен билгеләүче Маталы авылында гомер итүче Рәмилә һәм Фәрис Кашаповлар. Әйе, 50 ел бергә яшәгән парлар һәрвакыт күңелдә хөрмәт һәм соклану уята. Кашаповлар да олы ихтирамга лаек гаиләләрнең берсе. Аларны шушы күркәм бәйрәмнәре белән тәбрикләргә Күбияз авыл Советы башлыгы Ришат Мират улы Габделхәев килде. Ул бу матур гаиләгә изге теләкләрен җиткереп, Республика Башлыгы Радий Хәбировның Котлау открыткасын һәм истәлекле бүләк тапшырды. Шулай ук Күбияз мәдәният йорты методисты Зәлфирә Фатихова һәм авыл китапханәсе хезмәткәре Гөлүзә Закирова юбилярларны тәбрикләп матур җырлар, шигырьләр бүләк итте.