Ышаныч
-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Юбиляр
29 октябрь 2021, 16:50

Күркəм юбилеең белəн, “Ышаныч”!

“Һəрчак алга карарга, бар җиргə дə өлгерергə!” — гəзит девизы

Күркəм юбилеең белəн, “Ышаныч”!
Күркəм юбилеең белəн, “Ышаныч”!

1 ноябрьдə “Ышаныч” район гəзите күркəм юбилеен — беренче саны чыгуга 90 ел тулуын билгелəде. Менə тугыз дистə ел инде ул укучылары белəн аралаша — гəзит өчен соклангыч язмыш. Шушы вакыт эчендə 84604 саны дөнья күргəн. Бу еллар эчендə гəзитебезне ничə кеше укыды икəн? Санап бетергесез! 1931 елның 1 ноябрендə район гəзитенең беренче саны басылып чыккан. Бу вакыт эчендə күп нəрсə үзгəргəн: илебез, кешелəр. Гəзитнең дə форматы, полиграфик башкарылышы, исеме: “Колхозчы”, “Социализм юлы”, “Коммунизм юлы”, “Ышаныч”. Тик бернəрсə генə үзгəрешсез кала — якташларыбызның басма сүзгə ышанычы. Район гəзите — ул район тарихы, көзгесе, аскынлыларның тормыш көндəлеге. Гəзит тупланмаларын барлаганда илебез, туган ягыбыз тарихын язган кешелəр язмышларын күрəсең, башкарган эшлəре, казанышлары белəн горурланасың. Аның һəр саны — таныш һəм таныш булмаган исем, фамилиялəрне, эшсөяр халкы турында мəгълүматларны саклый. Вакыт үтү белəн саргайган битлəренə күз салсаң, хəйран каласың — бу еллар эчендə күпме мəкалə, сурəтлəмə, тəнкыйтьле һəм аналитик материал язылган, күпме кешенең хатлары басылган... Гəзит тупланмалары — бəялəп бетергесез мирас, чөнки бүген еш кына нəкъ шунда гына теге яки бу кеше, вакыйга, эш турында тулы, дөрес мəгълүмат табып була. Һəр санына күпме көч һəм тырышлык салынган. Моңа “Район и газета сквозь призму времен” китабын чыгарганда инандык. Юбилей көнендə “Ышаныч” гəзите тарихы һəм эшчəнлеге белəн тыгыз бəйлəнгəн кешелəр турында җылы сүзлəр əйтəсе килə. Бу, беренче чиратта, редакция һəм типография хезмəткəрлəре, авыл хəбəрчелəре һəм штаттан тыш авторлар. Аларның һəрберсе гəзит тормышында якты эз калдырган. Хəзерге заман журналистлары бүгенге көн район тарихына лаеклы кереп калсын өчен тырыша. Район гəзите редакциясенең эшчəн, җаваплы, үз эшлəренең осталары булган коллективка рəхмəтлемен. Безнең гəзит минутлык дан, сенсациялəр артыннан кумый, ə район җирендə яшəүче гади кешелəр тормышы хакында яза. Төрле вакыйгалар турында хəбəр итəбез, кешелəрне бочыган көнүзəк мəсьəлəлəрне яктыртабыз, укучыларыбызның хатларына җавап бирəбез, гражданлык һəм патриотик хислəр тəрбиялəүгə игътибар бүлəбез. Барыбыз да яхшы аңлый, басма сүз — көчле корал, шуңа да гəзит укытучы кебек, халыкка акыл, белем, изгелек таратырга тиеш. Үзенең яшəп килү дəверендə район гəзитлəре бик популярга əйлəнде. Аның белəн горурланалар, яраталар һəм көтеп алалар, тиргилəр, мактыйлар, аңа хəтта үпкəлилəр дə. Гəзитебезгə күптəнге танышлары һəм изге күңелле күршесе кебек карыйлар, ə инде кискен əйтелгəн сүзлəргə ул ачуланмый да. Əйе, мондый мөнəсəбəткə һəм хөрмəткə һəрвакыт үзенең укучылары турында гына уйлаган, алар өчен һəрчак ихтирамлы булган гəзит кенə лаек. Ул яңалыкларны җиткерə, котлауларын бүлəк итə, алар белəн бергə кайгыра һəм хəтерли, бер сүз белəн əйткəндə — укучылары белəн бер дулкында яши һəм тын ала. Район гəзитен яратып укучыларның күбесе — урта һəм өлкəн буын вəкиллəре. Чөнки алар аны совет чорыннан ук алдыра. Нəкъ алар өчен «Ничек яшисең, авыл?”, “Гаилə”, “Иҗат дөньясы” дигəн тематик битлəребез дөнья күрə һəм анда якташларыбызның тормышы, ирешкəннəре турында бəян ителə. Зур игътибар балаларда һəм үсмерлəрдə ватанпəрвəрлек, изге күңеллелек, хезмəткə сөю, олыларга ихтирам тəрбиялəүгə бирелə. “16 яшькə кадəр һəм өлкəнрəк” дигəн исем астында чыгып килгəн тематик биттə без сəлəтле балалар, аларның мавыгулары, эшлəгəн эшлəре хакында сөйлибез. Гəзитебезнең беренче битендə — хезмəт кешесенə, авыл кешелəренең яшəешен сурəтлəгəн, бергə матур тормыш юлы үткəн юбилярларга багышланган материаллар урын ала. Күплəребез үзе хакында район гəзите битлəрендə укырга тели, алар ул материалны саклый, балаларына, оныкларына күрсəтə, шуңа да лаеклы кешелəр хакында күбрəк язарга тырышабыз. Шунысын да билгелəп үтəргə кирəк: туган як, районда белем бирү учреждениелəре, авыллар, шəҗəрəлəр, күренекле шəхеслəр турындагы материалларга да зур игътибар бирелə. Район басмасының мəгърифəтчелек функциясе нəкъ менə туган якны өйрəнү басмаларында чагыла да инде. Бүген Интернет заманы булу сəбəпле, без виртуаль челтəрлəрдə дə яшəргə өйрəндек, сайтыбыз уңышлы эшлəп килə. Шулай ук социаль челтəрлəрдə — ВКонтакте, Одноклассник, Фейсбук төркемнəребез бар, Инстаграмм эшлəнү алдында тора. Бу районнан читтə яшəгəн якташларыбыз өчен үзлəренең төбəге, туган ягы турында яңалыклар, халыкның яшəеше турында укырга, белергə мөмкинлек бирə. Гəзит укучыларыбызның күпмедер өлеше сайтка ныграк тартыла əлбəттə, əмма без моның белəн өстəмə аудитория гына булдырабыз. Гəзитнең сайты яңалыкларны вакытында укый алу, комментарийлар калдыру мөмкинлеге бирə. Шулай да, басма вариантның да өстенлеклəре зур. Гəзит битен саклау уңайлырак һəм ул һəрчак кул астында, югалмый да. Бүген район гəзитлəрен чыгаруда кемнəрнең өлеше бар, барысына да рəхмəтлемен. Һəр номер өстендə дистəлəгəн кеше эшли. Əйе-əйе, мин һич кенə дə ялгыш əйтмим, бу беренче чиратта сез, хөрмəтле гəзит укучыларыбыз. Нəкъ сез безгə нинди материаллар күрергə телəвегез хакында белдерəсез, шалтыратасыз, проблемалар белəн уртаклашасыз, шигырьлəрегезне җибəрəсез, тырыш, сəлəтле кешелəр турында хəбəр итəсез. Гəзитебезнең тугры дуслары булып калганыгыз өчен чын күңелдəн рəхмəт сүзлəремне җиткерəм. Шулай ук бүгенге коллектив исеменнəн рəхмəтебез полиграфия һəм почта хезмəткəрлəренə. Нəкъ почтальоннар гəзитлəрне авыл халкына, һəр йортка таратып чыга һəм кешелəргə гəзиткə язылу башлануы турында хəбəр итə. Килəчəктə гəзитебез нинди булыр? Əйтүе авыр. Бəлки ул да, тормыш кебек, үзгəрер. Килəсе 2022 елда “Ышаныч” гəзите атналык форматында, чəршəмбе көнне 12 битле булып, чыгачак. Гəзит бар чакта, аны яздырсыннар һəм укысыннар, хат-хəбəрлəрен җибəрсеннəр, шатлыклары белəн уртаклашсыннар, үз тарихларын сөйлəсеннəр иде. Тирə-якта кызыклы нəрсəлəр шулкадəр күп бит, ə без аралашу өчен һəрчак ачык. Чын йөрəктəн район хакимияте һəм авыл билəмəлəре башлыкларына, предприятие, учреждение, оешма җитəкчелəренə һəм хезмəткəрлəренə, җəмəгать оешмалары вəкиллəренə яңалыклар, хəбəрлəре белəн бүлешкəннəре, сəлəтле һəм һөнəри осталары турында мəгълүмат биргəннəре өчен рəхмəт белдерəсе килə. Гəзит юбилее — ул редакция хезмəткəрлəренең генə түгел, ə сезнең дə бəйрəм. Барыгызга да зур рəхмəт! Безгə — 90! Əмма əле картаерга телəмибез, ə “Ышаныч” арытаба да яшəсен һəм укучыларының ышанычын акласын өчен акыл һəм осталык кына туплаячакбыз. Нəкъ шулай б[1]лачагына иманым камил. Озын гомер сиңа “Ышаныч”!

Күркəм юбилеең белəн, “Ышаныч”!
Күркəм юбилеең белəн, “Ышаныч”!
Автор:Миляуша Хусаенова
Читайте нас: