Ышаныч
+13 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Юбиляр
8 октябрь 2021, 16:55

Гомер бит ул бер генә, кадерләрен бел генә

Һәр авылның үзенә генә хас гүзәл табигате, гореф-гадәтләре булган кебек, анда яшәгән халкы да үзенчәлекле.

Гомер бит ул бер генә, кадерләрен бел генә
Гомер бит ул бер генә, кадерләрен бел генә

Күркәм холыклы, уңган, зур хөрмәткә лаек кешеләре, авылның күрке, яме, бизәге булып тора, бигрәк тә олы яшьтә булып та, оптимистик рухта, бүген дә тормышның уртасында кайнап, күпләргә үрнәк булып яшәсәләр. Әйе, язмамның геройлары да нәкъ шундый кешеләр. Авырлыклар алдында сынмаган-сыгылмаган, яшәү дәрте сүнмәгән, һәр көнгә куанып, өмет белән яшәүче Таҗетдиновлар гаиләсе. Гаилә башлыгы Хыйләҗетдин Гыйзетдин улына 85 яшь, тормыш иптәше Маһидә Әсләм кызына 82нче яшь. Әйтергә генә ансат, күпләр бу яшьтә кеше ярдәменә мохтаҗ була, ә безнең хөрмәтле авылдашларыбыз дөнья көтеп, мал-туар асрап, авыл тормышында кайнап, төрле чараларда катнашып яши. Йорт хуҗасы гомер буе ат асрады, әле дә яраткан атыннан аерылырга исәбе юк. Алар сугыш чоры балалары. Ятимлек ачысын бик иртә татыйлар. Хыйләҗетдин абыйның әтисе Гыйзетдин бабай 1941 елның 22 июнендә сугышның беренче көнендә үк фронтка алына. Хыйләҗетдин абый сабый гына чагыннан хәтерендә саклаган вакыйгаларны искә төшереп сөйләп китте.

“Кызу печән өсте иде, әтиемне ат белән кырдан барып алдылар. Инәем белән өч яшьлек туганымны итәккә утыртып, ат белән әтиемне озатырга бардык. Хәтеремдә, бөтен халык кычкырып елый, балалары, хатыннарын кочаклап ир-атлар да үкси. Мин дә әтиемне кочаклап елыйм, җибәрмәскә тырышам. Әтием: “Елама улым, мин кешеләрне озатып барам да кайтам”, дип мине юата. Билендәге каешын салдырып миңа тоттырды да: “Әгәр кайта алмасам төсем итеп сакла. Улым, әниеңә ярдәмче булып үс, тыңлаш”, — дип әйткән сүзләре гомер буена хәтеремә уелып калды. Юк шул, кайталмады әтиебез, өч тапкыр похоронка кәгазе килде. Шулай да, кайтыр дип көттек. Көз көне казлар суйгач, инәебез һәр елны: “Монысын әтиегез кайткач ашарбыз”, дип бер казны алып куя торган иде. Ә мин үсә төшкәч әтиемә багышлап җырлар чыгарып җырлый идем. Сүзләрен дә хәтерлим әле ул җырның:

Әт(е)кәем кайт инде,

Ак мамыкка бас инде.

Ерак сәфәрләргә киттең,

Тиз әйләнеп кайт инде.

Мылтыкчылар мылтык ата,

Төтене җиргә ята.

Алма кебек әт(е)кәем

Җир куенында ята.

Уйсу җиргә су җыела,

Анда казлар коена.

Коена, коена кагына,

Күңелем сезне сагына.

Җыр дигәндәй, Хыйләҗетдин абый гомер буе җырлап яши. Аның тавышы әле дә матур, моңлы. Авылда үткән бөтен чараларда, концертларда катнаша. Районда узган концерт-фестивальләрдән дә читтә калмый.

Сугыш елларына әйләнеп кайтсак, язмамның герое бик күп хәтирәләр саклый. Сугыш елларында Мәскәүдән эвакуацияләнеп килгән гаиләләр безнең авылда да яшәгән. Хыйләҗетдин абыйның әнисе Катифә әби ике баласы янына һәм зур булмаган өенә балалы бер рус хатынын сыендырган. Малайга биш-алты яшьләр булгандыр. Әнисе районга азык-төлек алырга киткәч, учак ягып, өебезне яндыра язды, дип сөйли Хыйләҗетдин абый. Катифә әби ул чакта басуда эштә була. Өйдә өч бала гына кала. Бәләкәй булса да Хыйләҗетдин абый күрше Нәсибулла бабаларына кычкырып, өйләрен саклап калалар.  Ләкин өйнең эченә ут кабып, балалар чак үлемнән котыла. Ә Хыйләҗетдин абыйның шунда күзе зарарлана, бик нык курку эзсез үтми.

— Балачакта фронтовиклар берәм-берәм авылга кайта. Без, бер урам малайлары үзара уйнап та, сугышып та әтиләрне көтә торган идек. Әтиле балалар: “Без сине әтигә әйтеп, кирәгеңне бирдерәбез”, дип кычкыралар. И шул чакларда авыр була иде. Нигә минем әтием юк икән, дип елап кайткан чаклар да күп булды, — дип хәтерли Хыйләҗетдин абый. — Ничек кенә авыр булмасын, бәләкәйдән эшләп үстек. Көлтә ташып, кибәннәргә өйдек, кыш көне ашлыкны кул көче белән суктыралар иде, соңыннан гына техника белән эшли башладылар. Атларны фронтка озаткач, бөтен эш кул көче белән башкарылды. Урак урып, сабан сөреп, чана белән утынын, печәнен ташыдык. Өскә кияргә юньле кием дә булмады. Ике пар чабата була торган иде, берсен эшкә, берсен яхшыга саклап кына киябез. Халык бердәм, тату булды. Ил өчен, фронттагы әтиләр өчен, туган авыл өчен, дип ач-ялангач булсалар да тырышып эшләделәр, өмәләр ясап, колхозга күпләп печән хәзерләделәр. 1953 елдан бирле көтү көттем, гомер буе терлекчелектә эшләдем. Әтиләребез туган җиребезне саклап кан түкте, яу кырында башларын салды. Безнең урамнан гына 18 кеше сугышка китте, бары бишесе генә исән килеш (яраланып та) кире кайтты. Бик күңелне кырганы — яшьтәшләрем арабызда бик аз калды, берәм-берәм бакыйлыкка күчеп баралар”, — ди уфтанып ил агасы. Тормыш иптәше Маһидә апа да авыр балачак елларын һаман да оныта алмый. Ул Упканкүл авылында туып-үскән. Әтисе ул тугач, күп тә тормый авырып үлгән. Әниләре дә Маһидә апага 14 яшь тулганда вафат булган. Бертуган абыйсы Нургале тәрбиясендә кала кыз. Бик яшьли фермада бозаулар карарга бара, өч ел торф чыгаруда да катнаша.

1960 елда Карткисәк авылына килен булып төшә. Килгәч тә фермага эшли башлый, 20 тана бәйли, 28 ел гомерен савымчылыкка багышлый. “Аллага шөкер 61 ел Хыйләҗетдин белән бергәбез, алты балага гомер бүләк иттек, икесе хәзер дөньяда юк инде, берсе сабый чагында, икенчесе — Рәнифебез 1985 елны 21 яшендә фаҗигале рәвештә вафат булды. Бала кайгылары күрсәтмәсен беркемгә дә, әле булса йөрәкләребез әрни, сагынабыз”, — дип авыр сулап искә ала Маһидә апа улын.

Хыйләҗетдин абыйның әнисе ягымлы, йомшак күңелле Катифә әби улы белән килене гел эштә булгач, балаларны караша, аларга терәк була. Аны белгән кешеләр, күрше-тирәләре бик хөрмәт итәләр, яраталар иде, урыны җәннәттә булсын. Ни хәл итәсең, тормыш гел шатлык-сөенечләрдән генә тормый шул. Таҗетдиновлар авылда хөрмәтле, үрнәкле гаиләләрнең берсе. Матур, тату, тәртипле гаилә корып, озак еллар кулга-кул тотынып, гомер йомгагын сүтәләр. Гаилә башлыгы беркайчан да тәмәке тартмаган, кешеләргә бик ярдәмчел, итагатьле, ихтирамлы. Аларның тормыш девизы: “Берлек барда — терлек бар”, “Хәрәкәттә — бәрәкәт”. Әйе, алар гел бергә, гел хәрәкәттәләр.

— Бер-беребезгә ярдәм иттек, фермада да бергә эшләдек, бер киңәштән булдык”, — ди йорт хуҗасы. Ике йорт төзиләр, соңгысын 1970 елда зур итеп бетереп керәләр. Олы яшькә җиткәнче бер-берсен хөрмәт итеп, яратып, матур сүзләр белән генә дәшәләр, соклангыч татулык үз-ара мөнәсәбәттә дә күренә. Гаиләдә — ир кешегә зур хөрмәт, иң соңгы сүз әти кешенеке. Хыйләҗетдин абыйның яратып әйтә торган тапкыр сүзе бар: ”Гомер бер генә, сөю — мәңгелек!” Әйе, бу йортта мәңгелек сөю, мәңгелек мәхәббәт яши. Балалары да әти-әниләренә охшап, эшсөяр, уңган, гөрләтеп дөнья көтәләр. Ике уллары: Рәфыйк белән Мәүләви, кызлары Мәдинә гаилә корып район үзәгендә, кече кызлары Әлфия гаиләсе белән Карткисәк авылында яшиләр. Бүген Әлфия әти-әнисенә ныклы терәк, иртә-кичен хәлләрен белеп, барлык эшләрендә ярдәмче булып тора. Таҗетдиновларның дүрт баласы исән-сау, тугыз оныгы, сигез туруны куандыра.

— Балачагыбыз, яшьлек елларыбыз авыр вакытларга туры килде. Хәзер һәр көнгә куанып яшибез. Дөнья матур, яшәү рәхәт, гомер бирсә иде Ходай тагын да”, — ди алар. — Электр яктысы да безнең авылга 50нче елларда гына килеп җитте. Эй, ул вакыттагы куанулар. Бүгенге рәхәт тормышның кадерен белсен иде, яшьләр. Вакытларын бушка, әрәмгә уздырмасыннар иде, — дигән теләктә Таҗетдиновлар. Һаман да мал-туар, ат карап, бакча тутырып яшелчә, җиләк-җимеш  үстереп, тирә-якка үрнәк булып, күркәм итеп яшиләр хөрмәтле авылдашларыбыз. Маһидә апа аш-суга, кул эшләренә оста. Әле дә матур япмалар, бияләй-оекбашлар, башмаклар (тапочкалар) бәйли, тик утырырга яратмый. Бәйрәмнәрдә, туган көннәрдә Таҗетдиновлар гаиләсендә өй тулы бала-чага, оныклар, йорт эче гөр килеп тора. Күптән түгел аларга “Сугыш чоры балалары” таныклыгы тапшырылды. Аларның теләге: “Илдә сугыш булмасын, без күргәнне башкача беркем дә күрмәсен, дөньябыз тыныч булсын!”.

Амин, шулай гына була күрсен. Озын гомер, сәламәтлек белән яшәргә язсын бу матур тормышта һәммәбезгә дә. Соңламасак иде, якын кешеләребезнең, өлкән буын вәкилләренең кадерен белеп, хөрмәт күрсәтергә, гомер бит бер генә.

 

Гомер бит ул бер генә, кадерләрен бел генә
Гомер бит ул бер генә, кадерләрен бел генә
Автор:Аслямова Сумбель
Читайте нас: