+26 °С
Болытлы
Алтын туй — ул гаилә парының ярты гасыр бер тормыш сукмагыннан атлау билгесе. Озак еллар бергә яшәү — зур бәхет, әмма шул ук вакытта тырыш хезмәт тә. Чөнки илле ел барлык авырлыкларны бергә җиңеп, һәр бәхетле көнгә сөенеп яшәү һәркемгә дә тәтеми.
Шушы көннәрдә Кыйгазы авылында яшәүче Гөләзинә һәм Рәфиз Акбировлар гаиләсендә шундый күркәм вакыйга булды. Ярты гасыр бергә яшәүче бу соклангыч пар бер-берсенә сөюләрен, ихтирамын, ышанычын һәм тугрылыгын дәлилләгән. Аларның гаиләсендә үзара аңлашу, ихласлык һәм татулык хөкем сөрә.