Ышаныч
-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Юбиляр
16 июль 2021, 16:35

Алтын туйга җиткәннәр

Арбаш авылыннан Миңнефәйхүнә һәм Риф Муллануровлар - матур гомер кичергән парларның берсе.

Алтын туй - еллар сынавына бирешмәгән олы мәхәббәтнең чагылышы ул. Ярты гасыр гомер бергә яшәү өчен кешеләргә күпме сабыр­лык, түземлек, акыл, өмет-ышаныч кирәк.

Арбаш авылыннан Миңнефәйхүнә һәм Риф Муллануровлар - матур гомер кичергән парларның берсе. Бер-берсенең язмышларын уртак бәй­лә­гән көннән соң да инде 50 ел гомер үтеп киткән.

Тормыш юлында авырлыгын да, җиңеллеген дә күрергә, шатлык-сөенечләрдән башлары әйләнгән мизгелләрнең рәхәтлеген дә, кайгы күлләренең тирәнлеген дә татырга туры килә аларга. Тик шул елларның ни дәрәҗәдә кадерле һәм якын булганлыгын вакыт узган саен ныграк аңлыйсың икән, диләр.

Риф Хәким улы Истәк авылында дөньяга килә (Базанчат янында булган бу авыл хәзер район картасында юк инде). Ул бәләкәйдән тырыш һәм эшчән булып үсә, чөнки әтисеннән нибары ике яшьлек булып кала, ә энесе тумаган да була. Шуннан әнисенең туган авылы — Арбашка кайталар, иске генә бер өй алып яши башлыйлар. Әнисе ике улын ач-ялангач итмәс өчен көнне-төнгә ялгап колхозда эшли. Тырыш егет мәктәпне тәмамлагач, әнисе белән өй күтәреп, түбәсен ябып куялар. Аннары армия сафларына алына, хәрби хезмәтен Германиядә үтеп кайта. Аксенов авыл хуҗалыгы техникумын, аннары Свердловск югары партия мәктәбен тәмамлый. Колхозда зоотехник, ферма мөдире, Ключи авыл Советы секретаре, “Урал” колхозының партком секретаре, Арбаш авыл Советы хакимияте башлыгы, колхоз рәисе вазифаларын башкара, хәтта клуб мөдире булырга да туры килә аңа. Берничә тапкыр авыл Советына депутат итеп сайлана, озак еллар халык ихтыяҗларын алгы планга куеп эшли.

Фәйхүнә апа Караидел районы Тайкаш авылы кызы. Аның да балачак еллары бик авыр үтә. Унынчы сыйныфта укыган чагында әнисе авыр чирләп, мәңгелек йортка күчә. Җиденче сыйныфта укыган сеңлесе белән ятим калалар. Арбаш авылына кунакка килгән чагында Рифне очрата. Яшьләр беренче караштан бер-берсенә гашыйк булалар, күрәсең, чөнки бу хакта сорагач:

— Өч көн очраштык та, дүртенче көнгә өйләнештек, — дип җаваплады Риф Хәким улы хәләленә ягымлы караш ташлап. — Менә ярты гасырдан артык аңлашып, бәхетле гомер кичерәбез, Аллага шөкер. Эштән башканы белмәдек, хәзер инде тырышлыгыбыз җимешен татып, балалар-оныклар уңышына сөенеп яшәргә Ходай гомер һәм сәламәтлек кенә бирсен.

Илле ел элек Арбаш авылында ике яшь пар 1 Май бәйрәмендә клубта гөрләтеп комсомол туе үткәрә. Менә шулай башланып китә аларның гаилә тормышы. Үз көчләре белән өй салып керәләр, аздан гына башлап, тырышып-тырмашып дөнья көтәләр, зур хуҗалык булдыралар. Яшьли үз көчләренә ышанып яшәргә өйрәнгәч, беркемнән дә көтеп утырмыйлар, җырда җырланганча барысын да бөртекләп җыялар, күпләп мал асрыйлар, кош-корт үрчетәләр, бакча тутырып яшелчә-җимеш үстерәләр. Риф Хәким улы һәрчак җаваплы вазифаларда эшләү сәбәпле, бала тәрбияләү, хуҗалыктагы тавык чүпләсә дә бетмәс мәшәкатьләр күбрәк Фәйхүнә апа иңенә төшә. Шул ук вакытта ул мәктәптә лаборант, аннары балалар бакчасында тәрбияче ярдәмчесе, тәрбияче һәм мөдир булып эшләргә дә өлгерә.

— Мин балаларны бик яратам, эшләгәндә барысына да күңел җылымны тигез бүләргә тырыштым, ә хәзер оныкларымны сөеп туя алмыйм, кунакка кайтканнарын түземсезлек белән көтеп алам, — дип сөйли Фәйхүнә Әхмәтнәби кызы.

Бәхет эзләп читкә омтылмый Муллануровлар, гомер буе Арбаш авылында хезмәт салалар. Ике бала — уллары Илһамга һәм кызлары Ләйсәнгә гомер бирәләр. Алар да шушы ук авылда үскән, бер мәктәптә укыган, бер чишмә суын эчкән егет-кызны пар итеп, гаиләләр корган һәм бүген башкалабыз Уфада матур гомер кичерә, балалар үстерә.

— Үскәндә дә банан-ананас ашап үсмәгәч, кайдадыр матуррак тормыш, тәмлерәк ризык бардыр дип уйламадык, туган җирдә таптык бәхетебезне. Эштән курыкмасаң, авылда бер дигән дөнья корып, мул тормышта яшәргә була. Коронавирус чире дә гаиләбезне урап узмады, бигрәк авыр кичердек, мин — Уфада, Фәйхүнә Бөре дәваханәсендә дәваландык, ә менә энемне бу афәт аямады. Шуңа күрә авылда беренче булып прививка ясаттык һәм башкаларга да моны эшләтергә киңәш итәбез, — дип сөйли Риф Хәким улы.

Тормыш мәшәкате белән 50 ел гомер сизелми дә үтеп киткән икән. Муллануровлар бүген дә башкаларга үрнәк булып, йорт тирәсен, өй эчләрен чәчәккә күмеп, булганына шөкер итеп, соклангыч гомер кичерә. Балаларының игелеген күреп, оныкларына сөенеп яшиләр. “Ни чәчсәң, шуны урырсың” ди халык мәкале. Тырыш, белемле, итагатьле һәм хезмәт сөючән балалар, оныклар тәрбияли алулары белән бәхетле бүген Фәйхүнә апа белән Риф абый Муллануровлар. Мондый гаиләләр авылның йөзек кашы, горурлыгы булып тора. Аларга киләчәктә дә бер-берсенең ышанычлы иңен, якыннарының сөю-хөрмәтен тоеп озын-озак яшәп, гәүһәр, рәхмәт туйлары түрендә дә бергә балкып утыруларын телисе килә.

Алтын туйга җиткәннәр
Алтын туйга җиткәннәр
Автор:Миляуша Хусаенова
Читайте нас: