Ышаныч
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Юбиляр
12 февраль 2021, 13:35

Һәркемнең бәхете үз кулында

Фидакарь хезмәте, үрнәкле тормышы белән ихтирам яулаган Хәмзә Гайсин юбилеен билгели.

Шушы көннәрдә 85 яшьлек күркәм юбилеен билгеләүче Хәмзә Шәйбак улының язмышы башта яшьтәшләренекеннән бернәрсәсе белән дә аерылмый. Туган авылында җидееллык мәктәпне тәмамлый, аннары кичләрен Кашка мәктәбендә укып, аттестат ала. Хезмәт юлын Билгеш авылындагы “Красная Башкирия” колхозының трактор бригадасында хисапчы булып башлый. Арытаба өч ел ярым армия сафларында хезмәт итә. Аның хәрби хезмәтен үрнәкле үтүен “Совет Армиясе отличнигы” билгесе белән бүләкләнүе ачык дәлилли. Хәмзә Шәйбак улы туган авылына сержант погоннары һәм күкрәгенә “Хәрби хезмәтләре өчен” медале тагып кайтып төшә.
Аннары күнегелгән хисапчы эшендә тагын бер ел үтеп китә. Аскын һөнәрчелек училищесында комплекслы бригадаларга бригадир әзерләү курсы үтеп, өч ел ферма мөдире булып эшли. Аннары “Төй” совхозының Күнгәк бүлекчәсенә идарә итә. Өч ел Күнгәктә эшләгәннән соң, чирек гасырга якын Билгеш бүлекчәсендә шул ук вазифаны башкара. Ул үзен авыл хуҗалыгы җитештерүен оста оештыручы итеп таныта. Бүлекчә 1975-1976 елларга мал азыгы хәзерләүдә югары күрсәткечләргә ирешкәне өчен Хәмзә Гайсин Башкорт АССРы Югары Советы Президиумының Мактау грамотасы белән бүләкләнә.
Башкортстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре исеменә лаек Хәмзә Гайсин турында материалны гәзит битләрендә укыгыз.
Миләүшә Хөсәенова.
Читайте нас: