Ышаныч
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Юбиляр
11 декабрь 2020, 17:05

Гомере буе укытучы булып кала

Төлгезбашның хөрмәтле мөгаллимәсе Наилә Кирәева 90 яшьлек юбилеен билгеләде.

Төлгезбаш авылының хөрмәтле ак әбисе, мәгариф ветераны Наилә апа Кирәева күркәм юбилеен билгеләде. Ул — гомер буе балаларга төпле белем бирү, аларны олы тормышка әзерләү өчен көчен дә, вакытын да жәлләми тырышып эшләгән мөгаллимәләрнең берсе. Аны олы бәйрәме уңаеннан Аскын авыл биләмәсе башлыгы Азат Фәйзуллин котлап, ихлас теләкләрен һәм бүләкләрен тапшырды.
Наилә Сәфиулла кызы нәкъ 90 ел элек Иглин районы Рәсмәкәй авылында ишле гаиләдә дөньяга килә. Үсмер чагы авыр сугыш елларына, яшьлеге сугыштан соңгы катлаулы чорга туры килгән кыз бәләкәйдән тормыш кадерен белеп үсә. Җиденче сыйныфны тәмамлаганнан соң, Бөре педагогия училищесында укып, башлангыч сыйныфлар укытучысы һөнәрен ала. 1951 елда яшь белгеч юллама буенча Аскын районына җибәрелә һәм Султанай мәктәбендә татар теле укытучысы булып хезмәт юлын башлый. Шунда пропаганда эше буенча авылга еш килүче Базанчат егете Мәсгуть Кирәев белән таныша. Яшьләр 1954 елда гаилә корып, Төлгезбаш авылына барып төпләнә. Наилә Сәфиулла кызы балаларга биология, татар теле һәм әдәбияты буенча төпле белем бирә. Тырыш, таләпчән укытучы бик нәтиҗәле эшли, аны һәрчак башкаларга үрнәк итеп куялар. Укучыларга илсөярлек, әхлак һәм хезмәт тәрбиясе бирүгә дә зур көч сала. Аның башлангычы, укучылар һәм укытучылар тырышлыгы белән мәктәп яны участогында бакча эше җанландырыла. Җыр-биюгә оста укытучы озак еллар өлкән пионервожатый эшен алып бара, драма түгәрәге оештырып, укучылар белән һәр бәйрәмгә концерт, спектакльләр әзерлиләр.
Элек укытучы хезмәте мәктәп тормышы белән генә чикләнмәгән, алар авылда иң абруйлы, белемле кеше буларак, барлык җәмәгать эшен алып барган. Наилә Сәфиулла кызы да халык арасында тәрбия-агарту эше алып бара, сәяси белем тарата, авыл тормышында актив катнаша. Ул ике чакырылыш район Советына, берничә тапкыр авыл Советына депутат итеп сайлана. Тынгысыз укытучы хаклы ялга чыккач та, ике ел интернатта тәрбияче булып эшли. Бүген ветеран укытучы элекке укучыларын зур горурлык белән искә ала. Аларның күбесе югары белем алып, төрле һөнәр ияләре булган, матур гаилә корып, балалар үстергән һәм инде дәү әти-дәү әни булырга да өлгергән. Араларында аның юлын сайлап, гомерләрен балаларга белем бирүгә багышлаганнар да күп. Алар хөрмәтле укытучылары белән элемтә тота, яңалыклары, шатлык-куанычлары белән уртаклаша.
Кирәевларның тату гаиләсе якташларын сокландырып матур тормыш юлын үтә. Мәхәббәт җимешләре — Әнфисә, Рәйсә, Рәмзиягә гомер бүләк итеп, күркәм тәрбия биреп олы тормыш юлына чыгара.
Һәр сүзен үлчәп сөйләгән, яшәү рәвеше белән беркайчан да укытучы исеменә тап төшермәгән Наилә Сәфиулла кызы бүген бәхетле әни, дәү әни булып, балалары-оныклары хөрмәтенә төренеп, һәр аткан таңга куанып, булганына шөкер итеп сабыр гына гомер йомгагын сүтә.
Миләүшә Хөсәенова.
Читайте нас: