Ышаныч
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Юбиляр
1 декабрь 2020, 13:05

Хәкимә әби сабырлык, уңганлык, матур тормыш үрнәге

Һәр төбәкнең үзенең күренекле, зур хөрмәт казанган шәхесләре була. Минем фикеремчә, авылның чын йөзен биредә туып-үсеп гомер кичергән, тырыш, тәвәккәл, тормыш авырлыкларын җиңеп, үзе турында матур хатирәләр калдырырга омтылып яшәүче, яшьләргә үрнәк булырлык кешеләр билгели. Әльягеш авылы да шундый бар булмышы белән матур, соклангыч кешеләргә бай. Район, республика иминлеге өчен фидакарь хезмәт салган, балалар тәрбияләп үстереп олы тормышка чыгарган Хәкимә Нургали кызы Ибаева нәкъ шундыйларның берсе.

Шушы көннәрдә ул 95 яшьлек күркәм юбилеен билгеләп үтте. Иске Казанчы авыл биләмәсе башлыгы Илдар Фәрит улы Динисламов ил иминлеге өчен фидакарь хезмәт салган Хәкимә Нургали кызына рәхмәт һәм котлау сүзләре җиткереп, район хакимияте башлыгы Ришат Дихинның, Русия Федерациясе Президенты Владимир Путинның котлау хатларын тапшырды. Мәкаләм герое 1925 елның ноябрендә Әльягеш авылында Нургали абый белән Сәлимә апа гаиләсендә икенче бала булып дөньяга килә. Кызыкайның балачак еллары җиңелләрдән булмый. Ачлык-ялангачлыгын да кичергән, авырлыкларны күп күргән. Биш яшендә әтисез кала. Сугыш башлангач та өлкән абыйсы Тимергале фронтка китә һәм һәлак була. 1944 елда әнисенең дә гомере өзелә. Кечкенәдән шук, шаян кыз 4 сыйныфны тәмамлагач та, колхозда төрле эшкә йөри. Ул заманнарда уку бик күпләргә тәтемәгән шул. Тамак туйдырыр өчен көнне төнгә ялгап эшләргә кирәк булган. Аның куллары башкармаган эш калмаган: печән, утын хәзерләгән, җитен эрләп кием теккән, бәйләгән, чабата үреп саткан. Шул елларда аны тормыш бик нык сыный, фронтка ярдәм итү өчен шактый тырышырга туры килә. Кулына балтасын-чүкечен тотып ирләр эшен дә башкарырга мәҗбүр була. 17 яшьлек кызга йорт хуҗалыгын да үзаллы алып барырга, колхозда да эшләргә, кече туганнарын да тәрбияләргә туры килә. Унсигез яшендә аны кыр бригадиры итеп билгелиләр. Бу вазифада биш ел эшли. Бригадир булып эшләү җиңел булмый, барысы өчен дә җавап бирергә кирәк, таләпләр зур була. Таң атканчы ук биргадир үз бригадасы әгъзаларына йөреп чыгарга һәм аларга задание-наряд бирергә тиеш. Ул чәчүгә, җәмәгать маллары өчен азык хәзерләүгә, уңыш җыюга һәм башка эшләргә җитәкчелек итә. Кышын башка хәстәрлекләр башлана: фермаларга мал азыгы ташырга, терлекләрнең саклануын тәэмин итәргә, язга әзерләнергә кирәк. Кыскасы, кыенлыклар һәм катлаулы эшләр җитәрлек була. Җыеп алынган бөтен уңыш тулысынча дәүләткә озатыла. Колхозчыларга хәтта икмәк пешерү өчен ашлык калдырылмый. Ел буена икмәк төсе күрмәгән халыкны эшләргә мәҗбүр итү җиңелләрдән булмый. Менә шулай, сугыш елларында үзләре өчен генә түгел, фронтка киткән туганнары, ирләре, уллары өчен намуслы эшләгән хатын-кызлар җиңүне якынайту өчен фидакарь хезмәт сала. Кырыгынчы еллар ахырында Хәкимә Тәтешле егете Исәнбай белән тормыш корып җибәрәләр. Матур,тату гаиләне ямьләп, күңелле мәшәкатьләргә чорнап бер-бер артлы сабыйлары Фәния, Фәнүс, Фәнүзә туа. Тормыш төрлечә сыный Хәкимә әбине. Ире Исәнбай бик иртә, җир җимертеп дөнья көтәрдәй мәлендә, мәрхүм була. Хәкимә Нургали кызы өч баласы белән туган авылына кайтып, йорт, сыер сатып ала. Колхозда эшли, шәхси хуҗалык эшләренә дә өлгерә. Акрынлап балалар үсә, алыштыргысыз ярдәмче булалар. Бу сынауларны ничек үткәргәнен үзе генә белә ул. Әмма көчле рухлы хатын балалары, яшәү хакына дип тез чүкми. Кайгы яшьләрен эчкә йотып, газизләрен ничек тә кеше итәргә тырыша һәм шуңа ирешә дә. Хәкимә әби колхозда (совхозда) 40 елдан артык эшләп лаеклы ялга чыга. Аның күпьеллык намуслы хезмәте Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары, “Социалистик ярыш җиңүчесе” билгесе белән билгеләнгән. Гомерен туган җиренә багышлаган чын хезмәт ветераны, тыл эшчәне ул. Кешегә олыгая барган саен игътибар, хәстәрлек, җылы сүз, ягымлы караш күбрәк кирәк бит. Бу яктан Хәкимә әбигә зарланырга урын юк. Бүген ул кызы Фәнүзә һәм кияве Рәфкать тәрбиясендә, барлык уңайлыклары булдырылган, заманча җиһазландырылган нурлы йортта кылган барлык изгелекләренең игелеген күреп, кадер-хөрмәттә яши. Уңган, булган Фәнүзә апа белән Рәфкать абыйның шәхси ярдәмче хуҗалыклары зур. Булдыклы хуҗалар күпләп мал, кош-корт асрый, бакча тутырып яшелчә-җимеш үстерә. Ә шушы
эшләрне башкару өчен күпме вакыт һәм көч таләп ителә. Ә шулай да алар өчен иң мөһиме — кадерле кешеләренең имин тормышы: урын-җире чиста, тамагы тук, өй җылы булсын. Йөзеннән сафлык, күңеленнән иман нуры бөркелгән Хәкимә әби авылның өлкән, зур хөрмәткә ия кешесе. Яшьләр өчен сабырлык, уңганлык, матур тормыш үрнәге ул. Гомер юлында нинди генә вакыйгалар үтмәгән, ничә ил башлыгы алышынмаган, реформалар булмаган... Хәкимә әби — тере тарих. Барлык балалары, туганнары аңа зур рәхмәтле, ихтирамлы карашта. Әлбәттә, ул шулай булырга тиеш, чөнки Хәкимә әби аларны авыр елларда тәрбияләп, барлык җылысын өләшеп, аякка бастырган, зур тормыш юлына чыгарган һәм чын рәвештә аларны кеше иткән. Хәкимә әбиебезгә якыннарының ышанычлы иңен тоеп, балаларының уңышына куанып, оныкларын сөеп яшәргә насыйп итсен Ходай! Светлана Сәлмәнова. Автор фотосы.
Читайте нас: