Ышаныч
+25 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Юбиляр
20 ноябрь 2020, 11:20

Таң әтәчләреннән дә иртә тора

Бәхетен чит җирләрдән эзләмәгән, туган төбәген бизәп, данлап яши.

Район гәзите төпләмәсен кулга алсаң, вакытында Лиза Фәхрисламова (кыз фамилиясе Адуллина) исемен еш очратырга була. Ул колхозда һәм районда алдынгы савымчы, социалистик йөкләмәләрне, еллык планнарны арттырып үтәүче, җәмәгать тормышында актив катнашучы буларак билгеләнгән.
— Мин 1945 елда дөньяга килгәнмен. Әнием мине бәхетле баласың ди иде, чөнки мин тугач гаиләбезгә колхоздан бер бозау һәм ун метр ситса тукыма биргәннәр. Бу безнең өчен зур ярдәм булган, — дип сөйли Лиза апа. — Әти-әнием фермада эшләде, без һәрчак, бигрәк тә каникул вакытларында, ярдәм итәргә йөри идек. Җиденче сыйныфны тәмамлагач, “Ударник” колхозына савымчы булып эшкә урнаштым.
Күз алдына китерегез, беләкләре ныгып та бетмәгән кыз балага беренче көннән үк җәен көненә өч тапкыр, кышын ике тапкыр 12 сыер саварга туры килә, аннары аларның саны 16га җитә. Моңардан тыш, өстәмә эш тә ала — бозаулар карый.
Лиза Адуллина үсмер чагыннан ук яшьтәшләреннән тырышлыгы, рух ныклыгы, максатчанлыгы белән аерылып тора. Фермада эшләү күп көч һәм вакыт таләп итә. Бигрәк тә ул вакытта барысы да кул көче белән башкарыла. Сыерларны көненә өч тапкыр савалар, транспорт булмый, эшкә җәяүләп йөриләр. Беренче савым күпләр тәмле төшләр күреп йоклаган чакта, иртәнге дүрттә башлана һәм сәгать җидегә кадәр бара. Аннары җәяүләп кайтып, йорттагы эшләрне башкарырга һәм көндезге икегә янә эш урынында булырга кирәк. Ә кичке савым караңгы төшкәч кенә тәмамлана. Ял көннәре турында уйлыйсы да юк. Лиза Гыйззәт кызының хезмәт кенәгәсендә бер елда эшләгән көннәре 365 дип язылган, хәтта 366 көн дигән язу да бар. Декрет ялыннан эшкә балага биш ай тулгач та чыгалар, ясле булмагач, аларны үзләре белән йөртәләр, менә шундый шартларда эшләргә туры килә. Шул ук вакытта үз хуҗалыкларында да эш җитәрлек, югыйсә. Алар тормыш иптәше Нәгыйм Гафур улы белән һәрчак күпләп мал-туар, кош-корт асрап дөнья көтәләр, бал кортлары да тоталар.
Лиза Гыйззәт кызы кырык ел савымчы булып эшләү дәверендә һәрчак алдынгылар рәтендә була, исеме һәм фоторәсеме мактау тактасыннан төшми. Аның тырыш, фидакарь хезмәте лаеклы бәяләнә, күпсанлы Мактау грамоталары, билгеләре һәм медальләре моңа ачык дәлил. Шәхси вакыты белән исәпләшмичә фидакарь хезмәт салып, авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүдә югары уңышларга ирешкәне өчен өч ел рәттән социлистик ярыш җиңүчесе билгесе, 1978 елда БАССР Югары Совет Президиумының Мактау грамотасы белән бүләкләнә, 1980 елда республика социалистик ярыш җиңүчесе була һәм 2000нче елда хезмәт ветераны билгесе алып хаклы ялга чыга.
— Беренче Мактау грамотамны 1965 елда савымчылар арасында ярышта югары күрсәткечләргә ирешкәнем өчен алдым. Аннары унынчы бишьеллык алдынгысы булдым. Ә минем өчен иң истәлекле бүләк — Мәскәүгә халык казанышлары күргәзмәсенә (ВДНХ) бару булды, — дип хәтер йомгагын сүтә Лиза апа. — 1972 елда урып-җыю эшләре тәмамланганнан соң, мин һәм алдынгы комбайнчы Хәким Әхмәтшин өч көн Мәскәүдә булдык. Безне төрле күргәзмә һәм экскурсияләргә йөрттеләр. Мәсәлән, Ленин мавзолеена керү өчен өч сәгать чиратта тордык. Тәэссоратларыбызны сөйләп тә, аңлатып та бетерерлек түгел иде. Ул хәзер генә илебез башкаласын кем тели шул барып күрә ала, ә ул чакта гади савымчы һәм комбайнчыга Мәскәүнең Кызыл мәйданында булу — күктән йолдыз тотуга тиң иде.
Лиза апа фермада эшләүдән тыш, 1968 елдан 1982 елга кадәр Кышлау-Елга авыл Советы депутаты итеп сайлана, колхоз идарәлеге әгъзасы була, җәмәгать тормышының уртасында кайнап яши, утырышларда, коллектив хуҗалыклар эшләрен тикшерүдә катнаша. Авылдашлары арасында зур абруй белән файдалана, шуңа да кешеләр аңа үзләрен борчыган сораулары яки киңәш, ярдәм сорап килә. Ул һәркемне ачык йөз белән каршылап, ихлас ярдәм итәргә тырыша.
Һәрчак тулы тормыш уртасында кайнап яшәргә күнеккән Фәхрисламовлар бүген дә кул кушырып утырмыйлар. Бакча тутырып яшелчә-җимеш үстереп, сарык, йорт кошлары үрчетеп, бал кортлары карап матур дөнья көтәләр. Үзләре үрнәгендә булдыклы итеп үстергән ике уллары Дим һәм Булатның уңышларына куанып яшиләр. Үз балаларыдай якын күргән киленнәре, сөеп туймас биш оныклары да алар дип җан атып тора. Лиза апа якыннарын телеңне йотарлык тәмле камыр ашлары белән сыйларга ярата. Яшьләргә бар яклап та үрнәк булган бу соклангыч парга балалары-оныклары сөюенә, авылдашлары хөрмәтенә төренеп озын гомер кичерүләрен телисе килә.
Миләүшә Хөсәенова.
Читайте нас: