Ышаныч
-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Юбиляр
10 ноябрь 2020, 13:00

Кулларыннан гөлләр тама

Күңел салып башкарган эш канәгатьлек китерә.

Һәр авылда лаеклы хезмәт юлы үткән, балаларына күркәм тәрбия биргән, башкаларга үрнәк итеп куярлык соклангыч гаиләләр бар. Кашка авылында шундыйларның берсе — Шәңгәрәевлар гаиләсе.
Сүзем шушы көннәрдә күркәм юбилеен билгеләгән Рәфидә Әбзал кызы турында. Ул Сөеш авылында биш балалы эшчән, тату гаиләдә дөньяга килә. Беренче бала булганлыктан бәләкәйдән әти-әнисенең кул арасына кереп, туганнарын карарга, хуҗалык эшләрендә ярдәм итеп, бар эшкә дә өйрәнеп үсә. Мәктәпне тәмамлагач, КамАЗ заводына эшкә урнаша, һөнәр үзләштерү максатында читтән торып укырга да керә. Тик язмыш барысын да үзенчә хәл итә, 1979 елда авылга ялга кайткач, язгы ташкын аркасында эшенә бара алмый. Бу тормышында хәлиткеч роль уйный, шул чакта ул булачак хәләле Мансур Сәхип улын очрата. Яшьләр бер-берсенә терәк-таяныч булырга вәгъдә биреп, матур гаилә коралар.
Шәңгәрәевлар үз көчләре белән зур йорт салып керә. Гаиләгә ямь һәм мәгънә өстәп, биш балалары: өч ул һәм ике кызлары дөньяга килә. Барысын да үзләре үрнәгендә эшсөяр, намуслы итеп үстерәләр, лаеклы белем алырга ярдәм итеп, олы тормыш юлына чыгаралар. Бүген өлкән уллары Хәлил киленнәре Әлфия белән Миякә районында яшиләр, матур дөнья көтәләр. Икенче уллары Данил гаиләсе белән Свердловск өлкәсендә төпләнгән, киленнәре Ирина белән икесе дә полиция хезмәткәрләре, сөю-назга күмеп ике ул үстерәләр. Кызлары Ләйсән кияүләре Таһир белән Кашка авылында яшиләр, тупырдап торган бер ул үстерәләр. Икенче кызлары Чулпан укытучы һөнәрен үзләштергән, кияүләре Александр белән башкалабыз Уфада яши, нәни кызчыклары үсеп килә. Иң кече уллары Юлай әлегә үз гаиләсен кормаган, әти-әнисе янында яши, вахта ысулы белән Себер тарафларына йөреп эшли.
Рәфидә Әбзал кызы утыз ел Кашка авылының балалар бакчасында тәрбияче ярдәмчесе булып эшләп хаклы ялга чыга. Күпьеллык намуслы хезмәте Мактау кәгазьләре белән билгеләнгән, ә иң мөһиме сабыйлар һәм ата-аналарның рәхмәтләрен, ихтирамын яулаган. Мансур Сәхип улы һәрчак җаваплы вазыйфаларда хезмәт салганга күрә, хуҗалык эшләре, бала тәрбияләү күбрәк Рәфидә апа иңенә төшә. Әмма ул зарланырга күнекмәгән, һичкайчан кул кушырып утырмый. Алар һәрчак күпләп мал-туар, кош-корт асрап, зур бакчада яшелчә, җиләк-җимеш үстереп яшиләр. Уңган хуҗабикә кышкылыкка төрле компот-кайнатмалар, салат-тозланмалар әзерләп куя. Матурлык яраткан ханым өенең эчен-тышын чагу гөлләргә күмә. Бакча гөлләре дә тирә-якка ямь биреп, иртә яздан кара көзгә кадәр бер-берсен алыштырып чәчкә ата. Рәфидә Әбзал кызының тагын бер яраткан шөгыле бар, ул төсле җепләрдән берсеннән-берсе матур әйберләр бәйли. Күңел җылысын салып иҗат иткән әйберләре арасында утыргыч япмалары, салфетка, башлык, оекбаш-бияләйләр бар, барысын да санап бетерерлек түгел. Моның белән кайчаннан шөгыльләнә башладыгыз дип кызыксындым.
— Төгәл генә әйтә дә алмыйм инде, бәләкәйдән бәйләргә яратам. Балалар үскәндә кофта, башлыкларны үзем бәйләп кидерә идем, оекбаш-бияләйләрне әйтеп торасы да юк. Күбрәк ыргак белән бәйлим, иҗат җимешләремне балаларга, туганнарга, дусларга бүләк итәм, — дип сөйләде Рәфидә Әбзал кызы. — Балалар бакчасында эшләгән чакта бәйләгән әйберләрем, камыр ашларым белән күргәзмәләрдә катнаша, туйларга чәкчәк пешереп бирә идем.
Кырык ел иңне-иңгә куеп, бер-берсен күз карашыннан аңлап яшәүче Шәңгәрәевлар авылдашлары арасында зур хөрмәт белән файдаланалар. Туган яклары иминлегенә салган намуслы хезмәтләре белән абруй казанганнар, яшьләр өчен бар яклап та үрнәкләр. Аларга киләчәктә дә бер-берсенең ышанычлы иңен тоеп, якыннарын сөендереп, балалары-оныклары уңышына куанып, ярдәмнәрен тоеп озын-озак гомер кичерергә язсын, дип телисе килә.
Миләүшә Хөсәенова.
Читайте нас: