Ышаныч
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Юбиляр
2 ноябрь 2020, 17:35

Яшьлек сукмагыннан – бриллиант туйга

60 ел бергә гомер итеп, бер-берсенә таяныч һәм терәк булып, тормыш юлын шатлык-куанычта да, кайгы-хәсрәттә дә җитәкләшеп үткән парларыбыз булуы авылга ямь һәм иң мөһиме – дәрәҗә өсти кебек. “Гаилә ныклыгы – ил ныклыгы” дип юкка гына әйтмиләр бит. 60 ел тату гомер кичерү бар парларга да насыйп булмый шул. Ә инде андый гомер юлы кичергән парларны Кышлау-Елга авылында хөрмәткә төрәләр.

Кышлау-Елга авыл биләмәсе хакимияте күптән түгел шундый парларның берсе — Фәсилә һәм Мәгъдән Галиәкбаровларны республика Башлыгы исеменнән бер-берсенә кирәк-терәк булып яшәүләренең 60 еллык юбилее белән тәбрикләде һәм истәлекле бүләк, котлау хаты тапшырды.
Мәгъдән Галиәкбар улы Усаклы-Елга (бу авыл район картасында юк инде), Фәсилә Рәхимҗан кызы Төлгезбаш авылында туа. Аларга сугыштан соңгы авырлыкларны кичереп, эш арбасына иртә җигелеп үсәргә туры килә.
Алар Төлгезбаш авылында укыган чакларында таныша. Әмма ул вакытта мәхәббәт турында сүз дә булмый. Мәгъдән механизация мәктәбенә укырга керә. Анда Төлгезбаш аша йөрергә туры килә. Шулай яшьләр арасында мәхәббәт ялкыны кабына, гаилә коралар. Галиәкбаровларның гаилә тормышы иминлектә, күңелле мәшәкатьләр белән хезмәттә үтә.
— Усаклы-Елга авылыннан барысы да күченеп китә башлады, без дә киттек, — диләр юбилярлар. — Кышлау-Елгада яши башладык. Эш җитәрлек булды.
Фәсилә Рәхимҗан кызы колхозда — фермада, ә гаилә башлыгы комбайнчы, тракторчы булып эшли. Мәгъдән Галиәкбар улы киномеханик та була, ә Фәсилә апа кинога килүчеләргә билет сата. Юбилярларның фидакарь хезмәтләре Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары белән лаеклы бәяләнгән.
Галиәкбаровлар наз белән тулы гаиләдә биш бала тәрбияләп үстереп, олы тормыш юлына бастыра. Алар әти-әниләренең төпле киңәшләренә колак салып, авырлыкларны тиешенчә бәяләп, лаеклы гомер кичерә. Бүген бәхетле дәү әни белән дәү әти ун онык сөеп куана.
— Төрле эш тә башкардык, балалар да үстердек, барысына да өлгердек. Тормышыбыздан канәгатьбез, — ди Фәсилә белән Мәгъдән Галиәкбаровлар. — Күптән түгел авылыбызга газ үткәрделәр. Өйне җылытыр өчен иртә белән торып мич ягарга кирәкми. Безнең яшьтә бу иң мөһиме.
Әйе, бу гаилә чын мәгънәсендә хөрмәткә лаек! 6 дистә кеше гомере өчен генә түгел, ә тарих өчен дә шактый вакыт. Халык телендә “Гомер үтә диләр, гомер үтми, без үтәбез гомер юлыннан” дигән сүзләр бар. Гомер юллары аллы-гөлле чәчәкләргә генә күмелмәгән аларның, сикәлтәләре дә булган. Шулай булса да, ихтыяр көчләренең ныклыгын, максатчанлыкларын, карашлары, уй-ниятләре берлеген килеп туган авырлыкларга каршы куеп, барлык киртәләрне дә җиңеп барган алар.
Гадәттә, озак еллар бергә яшәүчеләрдән: “Моның сере нидә?” – дип сорарга яраталар. Мөгаен, бер-береңнең күңел халәтен тоеп, бер күз карашыннан да аңлашып, үзара ихтирам итешеп яшәгәндә генә кешеләр илле һәм аннан да күбрәк ел бергә гомер итә аладыр ул.
Алия Гыйльванова.
Автор фотосы.
Читайте нас: