Ышаныч
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Юбиляр
22 октябрь 2020, 16:05

Тормыш ямен күрә белә

Җырлау аңа рухи азык, яшәүгә дәрт һәм көч бирә.

Билгеш авылында яшәүче бик күп сәләтләргә ия Тәрзия Мөхәрәмова 20 октябрьдә күркәм юбилеен билгеләде, 80 яшен тутырды. Ул, олы яшьтә булуга карамастан, өйдә кул кушырып утырмый, төрле мавыктыргыч вакыйгаларга бай актив тормыш алып бара.
Тәрзия Шәрәфи кызының балачагы сугыш һәм сугыштан соңгы авыр елларга туры килә: ул 1940 елда Билгеш авылында дөньяга килә. Әтисе фронтка киткәндә аңа нибары бер яшь була. Тормыш бик авыр шартларда дәвам итә, әнисе дүрт баласын ялгызы гына карый. Тәрзия бәләкәйдән тырыш, теремек, актив була, бөтен төр эшкә курыкмый тотына. Бик авыр чакларында җырлап күңелен күтәрә: мәктәптә укыган чагында урындагы клубта һәм мәктәптә үткәрелгән чараларда, концертларда һәрчак теләп катнаша. Җырлау аңа чын-чыннан рухи азык, күңел тынычлыгы, эшкә дәрт бирә.
Җиденче сыйныфны тәмамлагач, арытаба укырга мөмкинлеге булмый. Уналты яшеннән төрле урыннарда: Караидел районында тартмалар эшләү цехында да, Билгеш медпунктында санитарка, фермада савымчы булып та хезмәт сала. 1968 елда Яңавыл шәһәрендә сатучылар әзерләү курслары үтеп, туган авылында һәм Кашкада сатучы булып эшли.
Узган гасырның 70нче елларында тормышы Чиләбе өлкәсе Юрүзән шәһәрендә дәвам итә һәм 1995 елда хаклы ялга чыккач, туган ягына кайта һәм әле дә биредә яши. Пенсиягә чыкканчы ун ел ул Катав-Ивановск ит комбинатында экспедитор булып эшли. Нинди генә эшкә тотынмасын, барысын да күңел салып, намус белән башкара.
Тормыш иптәше Әүхәт белән ике кыз: Гөлсинә һәм Зөлфирәгә гомер һәм тәрбия биреп үстерәләр, хәзер аларның балалары һәм оныклары үсеп килә.
— Кызларым һәм оныкларым туруннарым белән еш кайтып йөриләр. Вакытларын авылда, саф һавада үткәрергә яраталар. Менә быел җәй кайтып өемә бер дигән ремонт эшләделәр, хәзер юбилеемны матур, җыйнак почмагымда якыннарым арасында үткәрәм. Мин аларның кайтуын һәрчак түземсезлек белән көтеп алам, — ди Тәрзия Шәрәфи кызы.
Әңгәмәдәшчебезнең беркайчан да ялкып утырырга вакыты юк: ул җырларга ярата, Билгештә, күрше Кашка авылында, район үзәгендә үткәрелгән бер чарадан да читтә калмый. Менә күптән түгел үткән “Шәҗәрә бәйрәме” репсублика халык бәйрәмендә Тәрзия Мөхәрәмова башкорт тирмәсен күрсәтүдә актив катнашкан.
— Аңардан башка бер вакыйга, бер бәйрәм дә үтми. Ул 80 яшен тутыруга карамастан җырлап, сәхнәдә балкып яши. Тәрзия апабыз белән сокланам һәм горурланам, ул яшьләр өчен бар яклап та үрнәк булып тора, аның активлыгына, тормышны яратуына хәйран каласың, — дип сөйли клуб мөдире Фидаил Шәмсетдинов.
Ләйсән Хамматова.
Читайте нас: