Ышаныч
+21 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Юбиляр
19 октябрь 2020, 18:30

Хезмәттә үткән тормыш

Тормыш матурлыгына сөенеп, балалар кадер-хөрмәтенә төренеп яши Тәнзилә Вәлиева.

Авырлыкларга, сынауларга бирешми, бар гомерен фидакарь хезмәттә үткәреп, тормыш юлын лаеклы үтеп, тырыш, илсөяр балалар үстергән Тәнзилә Әхмәтсафа кызы Вәлиева бүген 85 яшьлек олы юбилеен билгели.
Табигатьнең гүзәл почмагына сыенып кына утырган Караидел районы Багазы авылында туып-үсә Тәнзилә апа. Бөек Ватан сугышы башланганда аңа алты яшь тулып өлгермәгән була. Әти-әнисе кочагында иркәләнеп, назланып, тиңдәшләре белән туйганчы уйнап үсә торган матур балачагы авыр сугыш елларына туры килә. Күпме сабыйның язмышын, өмет-хыялларын челпәрәмә китергән, балачак бәхетеннән мәхрүм иткән ул еллар шаукымы Нурисламовлар гаиләсен дә урап үтми. Колхоз рәисе, сатучы, ферма мөдире булып эшләгән әтисе Әхмәтсафа тәүге көннәрдән үк яуга китә һәм хәбәрсез югала.
Әнисе, Хәдичә Шәймөхәмәт кызы, дүрт бала белән торып кала. Көчле рухлы әни бирешми, сабыйларын аякка бастыру өчен бар көчен сала. Башкалар кебек алар да сугыш елларының барлык авырлыгын, әчесен-төчесен татый, үлән ашлары, черегән бәрәңге коймакларын ашый, көнне-төнгә ялгап эшли.
Тәнзилә апаның хезмәт юлы иртә башлана. Җиденче сыйныфны тәмамлагач, комбайнда исәпче дә була, кайда кушсалар, шунда тырышып хезмәт сала. Күпмедер вакыт фермада сарык та карый. Яшь кызлар белән бергәләп торф чыгаруда да эшләп кайта. Хезмәт хакына шәлләр, ситса товар алып кайта ул. Әйткәндәй, Тәнзилә апа алты-җиде яшьләр тирәсендә ыргак белән бәйләргә өйрәнә. Башта җиңелрәк әйберләр бәйли, остарып алгач, дус кызларыннан күреп, бизәкләр бәйләргә дә, тегәргә дә өйрәнә.Башкаларны кызыктырырлык итеп матур күлмәкләр дә тегеп кия. Бирнә сандыгына да барысын да үзе әзерли, ашъяулыклар, тәрәзә пәрдәләре, алъяпкычлар тегеп, читләренә күз явын алырлык итеп челтәр бәйләп чыга, карават, утыргыч япмаларын да төрләндереп бәйли. Бар эшкә дә оста, уңган, изге күңелле, сылу кызга күз атып йөрүчеләр дә була. Ләкин аларның берсенә дә Тәнзилә апаның күңеле ятмый. Өлешенә төшкән көмеше Аскын районы Сөеш авылы егете Мәхиян Мөхәмәтвәли улы була. Соңыннан ачыклануынча, егетнең Багазыда яшәүче туганнары эшсөяр, итагатьле, зифа буйлы кызны күптән күзләп куйган була. Яшьләр күпмедер очрашып йөргәннән соң, гаилә кора һәм Сөеш авылына кайтып төпләнә. Бик матур итеп яшәп китәләр. Тәнзилә апа йорт җирен гөлбакча ясый: күз нурларын, йөрәк җылысын салып бәйләгән, чиккән, теккән әйберләрен җәеп, элеп өй эченә җан өрә. Үзе Сөеш урманчылыгына эшкә урнашып, гомер буе шунда намуслы хезмәт сала. Язлы-көзле агач утырталар, җәйләрен питомникта яшь үсентеләр араларын утап, тәрбияли, кышларын мунчала цехында эшли. Аның фидакарь хезмәте бик күп мактау грамоталары бенән билгеләнгән.
Наилә Имаева.
Бу хакта тулырак гәзит битләрендә укыгыз.
Читайте нас: