Ышаныч
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Юбиляр
13 октябрь 2020, 11:15

Алтын көздә — алтын туй

Алтын көзнең салкын көнендә 50 ел иңгә-иң куеп, тормыш мәшәкатьләрен, авырлыкларын җиңеп чыгып, гаилә учагын сүндермичә, буыннар җебен тигез тотып, олы яшьтә булуларына карамастан, бүген дә Солтанбәк авылында гөрләтеп дөнья көтүче Мөсәвирә Вәли кызы белән Фәйзелгаян Васби улы Имаевлар алтын туйларын билгеләде.

  • Фидакарь хезмәт юлы үткән, эшсөяр, игелекле биш бала үстереп, бүген 13 онык сөеп, аларның уңышларына сөенеп гомер итүче гаилә парын котларга Солтанбәк авыл биләмәсе башлыгы Фәнил Фәнгать улы Шәрәфетдинов, мәктәп директоры, авыл хатын-кызлар советы рәисе Алсу Фәзнәви кызы Фәррәхова Имаевларның балалары, оныклары, туганнары килде.
    — 50 ел парлы гомер кичерү — олы бәхет, Ходай бүләге. Биш бала үстереп, аларга лаеклы тәрбия, белем биргәнсез, әле дә газизләрегезгә бар яктан терәк-таяныч булып, матур дөнья көтәсез. Хезмәт елларыгызны намуслы эш белән уздыргансыз, авырлыкларга бирешмәгәнсез. Артабан да сезгә якыннарыгызның кадер-хөрмәтен тоеп, тыныч, бәхетле картлык кичерергә язсын, — дип изге теләкләрен җиткерде Фәнил Фәнгать улы һәм Башкортстан Республикасы Башлыгының Котлау хатын, бүләген, шулай ук авыл хакимиятеннән дә бүләк тапшырды.
    Бар гомерен балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган Мөсәвирә Вәли кызы җәмәгать эшләрендә «кайнап» яшәп, озак еллар авыл хатын-кызлар советы рәисе вазифасын зур җаваплылык белән башкара. Ата-аналар, авыр тормыш хәлендә калган гаиләләр белән тыгыз бәйләнештә эшли. Боларның барысы турында Алсу Фәзнәви кызы тәбрикләү сүзендә әйтеп, изге теләкләрен җиткерде һәм рәхмәт белдерде. Әйткәндәй, район хатын-кызлар советы исеменнән дә матур теләкләр яңгырады гаилә бәйрәмен билгеләүче Имаевлар хөрмәтенә. Артабан балалары, оныклары, туганнары, якыннары котлап чыгыш ясады. Юбилярлар хакында бик күп мактау сүзләре әйтелде.
    Чынлап та, җылы сүзләргә лаек алар. Икесе дә фидакарь хезмәт юлын үткән. Мөсәвирә Вәли кызы Солтанбәк мәктәбен тик яхшы билгеләргә тәмамлап, Бәләбәй педагогия училищесында белем ала. Яшь белгеч хезмәт юлын туган мәктәбендә башлангыч класслар укытучысы булып башлый. Тәүге дәрес, йокысыз төннәр, дәфтәр тикшерү, план язу һәм төрле җәмәгать эшләрендә катнашу белән башланып китә аның хезмәт биографиясе. Тырыш, таләпчән укытучы һәрвакыт белемгә омтыла, камилләшергә тырыша. Шуңа да бер ел эшләгәч, Бөре педагогия институтына рус филологиясе факультетына укырга кереп, аны уңышлы тәмамлый. Югары белемле, компетентлы укытучы һәрвакыт алга омтыла, белемен камилләштерә. Укучыларына төпле белем бирү белән бергә, аларны төрле яктан үсешкән, рухи яктан бай, мәрхәмәтле итеп тәрбияләү өчен төрле класстан тыш чаралар үткәрә, республикабызның һәм илебезнең истәлекле урыннары буйлап балалар белән сәяхәтләргә йөреп, аларның күңелендә бай тәэссоратлар калдыра, түгәрәкләрдә шөгыльләнеп, матурлыкны аңлый һәм күрә белергә өйрәтә. Яраткан һөнәренә 40 ел гомерен багышлый Мөсәвирә Вәли кызы. Кайда һәм нинди вазифаларда эшләсә дә, бар күңелен һәм сәләтен салып, зур җаваплылык белән башкара ул үзенә йөкләтелгәнне. Эшендә мактаулы хезмәткәр булса, гаиләсендә ышанычлы тормыш юлдашы, хәстәрлекле әни, бар эшкә дә оста, матурлыкка гашыйк хуҗабикә, сөекле дәү әни ул.
    Фәйзелгаян Васби улы да эштә чыныгып үсә. Сигез класс тәмамлагач, хезмәт юлын комбайнчы ярдәмчесе булып башлый. Артабан Сибай һөнәрчелек училищесында белем ала. Армиядә ике ел Туган иле алдындагы бурычын үти. Аннары эчке эшләр органнарында да, элемтә узелында да, промыселда да эшли. Аскын юл төзү-ремонтлау идарәлегендә эретеп ябыштыручы булып эшләп, хаклы ялга чыга.
    Мөсәвирә Вәли кызы белән Фәйзелгаян Васби улы 1970 елның мартында гаилә кора. Биш бала — ике кыз, өч ул тәрбияләп үстерәләр. Һәрберсенә белем алырга, тормышта үз юлларын табарга ярдәм итәләр. Бүген инде балаларының һәрберсе гаилә корып, үз тормышы белән җитеш дөнья көтә, намус белән хезмәт итә. Алар әти-әнисенең хәлен белергә, хуҗалыкларында ярдәм итәргә дип туган йортларына еш кайта. Бәхетле дәү әни белән дәү әти 13 оныгының уңышларына сөенеп гомер кичерә.
    Олы яшьтә булсалар да, тырыш гаилә әле дә мал асрап, бакча тутырып яшелчә-җимеш үстерә. Аш-суга, кул эшләренә оста, матурлыкка
  • гашыйк хуҗабикә җәйләрен ихатасын, бакчасын гөл-чәчкәгә күмә. Кара көзгә кадәр бакчасында җиләкләре дә кызарып пешә. Изге күңелле ак инәй биш вакыт намазын калдырмаска тырыша, ил-көнгә — иминлек, балаларына саулык теләп, дога кыла.
    — Эш, гаилә, балалар үстерү, оныклар сөю шатлык-куанычлары белән гомернең үткәне сизелми дә калды. Сабырлык, акыл, тормыш тәҗрибәсе авырлыкларны җиңәргә ярдәм итте, — ди Мөсәвирә Вәли кызы.
    Наилә Имаева.
    Автор фотосы.
    Читайте нас: