Ышаныч
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Ял сәгатьләрендә
7 гыйнвар 2021, 23:50

Гаилә белән күңел ачыгыз!

“Кышкы күңел ачулар” (“Зимние забавы”) чарасы актив уеннары белән республиканың дүрт мең кешесен җәлеп итте.

Саф һавадагы уеннардан да күңеллерәк нәрсә бар? Саф һавада “Кышкы күңел ачулар”! Чараны оештырырга һава торышы да ярдәм итте, гаиләләр дә актив уеннарны сагынган.
Шуңа Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы һәм “Гаилә” үзәге оештырган 35нче Гаилә ял көне күтәренке рухта үтте. Бәйрәмдә 4 меңгә якын кеше катнашты.
Катнашучылар өчен нинди генә актив уеннар оештырылмады: “Гаилә крепосте төзе” конкурсы, эстафеталар, биюләр, әйлән-бәйлән һәм башка бик күп уеннар.
Оештыручылар һәркемне Гаилә ял көннәренә чакыра. Чара айның соңгы ялларында үткәрелә, керү бушлай. Аның республиканың район һәм шәһәрләрендә кайда һәм кайчан үтүе хакында Башкортстанның семьярб.рф Гаилә порталында белергә була.
#минтрудрб #центрысемьярб #семейныйвыходнойрб #семьярб_активныеканикулы

Автор: Ләйсән Якупова

https://kiziltan.ru/articles/obchestvo/Gail-bel-n-k-el-achigiz-623349/

Читайте нас: