Яңа ел Уфасын килеп күрегез!
Соңгы берничә елда башкала бик күп үзгәрешләр кичерде, ә инде Яңа елга аеруча ямьләнде.
Яңа елның беренче көннәрендә инде традициягә әйләнгән “Terra Zima”, Карнавал костюмнар, Кышкы сабантуй һәм самавырлар конкурслары, шоу-бизнес йолдызы Анна Семенович җитәкчелегендәге Карсылулар парады һәм башкалар уфалыларның һәм башкала кунакларының күңеленә хуш килде. Бүген дә Уфада чыршы бәйрәмнәре, күңелле чаралар дәвам итә.
Таулар...
Башкортстан тау чаңгысы курортлары белән дан тота. Безгә күрше төбәкләрдән генә түгел, Мәскәү һәм Петербургтан да таудан шуарга киләләр. Уфада гына да ике комплекс – “Олимпик Парк” һәм “Ак Йорт” бар, шулай ук “Кандракүл”, Нуриман районында “Павловский парк” һәм “Красный ключ”, Стәрлетамак янында “Куштау” бар. Чаңгычылар арасында иң популяр юнәлеш исә — Белорет һәм Әбҗәлил районнары, анда “Мраткино”, “Абзак” һәм Яктыкүлдә “Металлург-Магнитогорск” курортлары эшли. Яңа ел бәйрәмнәрендә барлык тау чаңгысы комплекслары да эшләячәк!
Әгәр шуарга бик телисез, ләкин шуа белмисез икән, бөтен җирдә дә, беренчедән, өйрәнчекләр өчен таучыклар бар, ә икенчедән, җиһазларны прокатлау эшли. Таудан шумаган хәлдә дә “җәяүлеләр” билетын алып, өскә күтәрелергә, табигать белән хозурланырга һәм матур фотолар ясарга мөмкин.
...уникаль геопарклар...
Ун көн ял — республиканың элек күрмәгән гүзәл урыннарын барып карау өчен менә дигән мөмкинлек. Мәсәлән, бездәге геопаркларның берсенә барырга. Болар — төрле табигать һәйкәлләре булган һәм халык кәсепләре сакланган ачык һавадагы музейлар.
“Янгантау” геопаркы быел Юнеско челтәренә кертелде. Ул — Салават районы территориясендә (республиканың төньяк-көнчыгышында), визит-үзәге Коргазак чыганагы янында урнашкан. “Янгантау”да Мәчетле киселешенә — соңгы 10 миллион елда Җирнең ничек формалашуы күренгән тауга экскурсиягә барырга, кылычы һәм шифалы су чыганагы сакланган Салават Юлаев музеенда булырга (бу – аның Ватаны), чын тирмәдә яшәргә, һава шарында очарга, халык кәсепләре фестивалендә катнашырга мөмкин. Тулырак geopark-yangantau.ru/ сайтында карагыз.
“Торатау” геопаркында да (Стәрлетамак, Ишембай, Мәләвез һәм Гафури районнары) бик күңелле. Торатау шиханы итәгендә Кыш бабай резиденциясе ачыла, шунда ук өч ат җигелгән чанада шуарга, Җилем паркы буйлап атта экскурсия ясарга, яки Башкортстанның иң биек кыясына – Мәмбәткә барырга мөмкин. Мәмбәт, елгага сыенып һәм хозурлык тудырып, Җилем елгасы буеннан бер километрга сузыла. Смирновлар гаиләсенең 100дән артык тәвә кошлары, тагы да ябалаклар, кара кәҗәләр, енотлар, ишәкләр, төлке һәм башка җәнлекләр асралган фермер хуҗалыгына бару да — кызыклы идея. Шунда ук, Красноусол янында, минераллар күп булу сәбәпле, кышын да туңмаган изге чыганакларда су коенырга мөмкин. Алар элек-электән дәвалау үзлекләре белән дан тота. Дәвалау чыганаклары турында тәүге тапкыр Явыз Иван чорында ук телгә алына.
Чыганаклар янында тагын ике уникаль объект бар: Мәрьям Анакай Табын иконасы пәйда булган мәгарә һәм “Усолка” геологик кисеме. Тау токымнары анда 294 миллион ел элек барлыкка килгән! Яки миллион еллар дәвамында сакланган бозлык булган Аскын боз мәгарәсенә барып, гаять зур боз сталактитларын һәм сталагмитларын күрергә мөмкин. Турлар буенча барлык мәгълүматны geopark-toratau.ru/ “Торатау” геопаркы сайтында “Ни белән шөгыльләнергә?” һәм “Яңалыклар” бүлекләрендә табарга мөмкин.
...мәгарә һәм чишмәләр сезне көтә!
Гомерегез буе Башкортстанда яшәп, Шүлгәнташны күрмәгәнсез икән, бик үкенечле. Бу — дөньядагы иң күренекле мәгарәләрнең берсе. Анда борынгы кешенең рәсемнәре сакланган. Ерак түгел Йылкысыккан күлендә Акбузатның мифик аты сынын урнаштырганнар, ә урындагы халыктан сорасагыз — район үзәгеннән мәгарәгә кадәр юлда кайчандыр хром чыгарылган борынгы шахталарны карарга була. Мәгарә Бөрҗән районында урнашкан. Иске Собхангол район үзәгенә барып җитәсез дә арытаба күрсәткечләр буенча юнәлеш тотасыз.
Һичшиксез, Кызыл чишмәгә барыгыз! Бу — дөньяда су күләме буенча иң эре чыганакларның берсе. Су күләме буенча аны Франциянең Фонтен-де-Воклюз чыганагы гына узып китә. Чишмәдәге су елның теләсә кайсы вакытында бер үк температурада — + 5. Ул Нуриман районында, шундый ук атамалы авыл читендә урнашкан. Соңгы берничә елда чыганакны һәм аның тирә-ягын төзекләндерделәр, тирә-юньдә матур кунакханәләр барлыкка килде, ә күрше тауда чаңгы трассасы төзелде.
Борынгы сәүдәгәрләр шәһәре Бөре дә, һичшиксез, аерым сәфәргә лаек. Биредә шәһәрнең үзәк мәйданын төзекләндерү тәмамланды, бик матур килеп чыкты. Әгәр яхшылап сорасагыз, борынгы православие гыйбадәтханәсе кыңгыравы урнашкан гөмбәзгә дә күтәрелә аласыз.
Бөредән ерак түгел, Павловка ягына барганда, Успение Изге-Георгий монастыре (“Изге Кустиклар”) бар. Бу — XX гасыр башындагы, кызыклы архитектурасы булган күркәм ир-егетләр монастыре, ә лавкада иганәгә икмәк алырга була.
Өйдә дә күңелле!
Ә ял көннәрен үткәрү өчен иң тыныч һәм хәвефсез ысул — әлбәттә, өйдә калу. Быел урындагы хакимиятләр, халыкка күңелсез булмасын өчен, боз шәһәрчекләрен һәм таучыкларны күбрәк ясады.
Уңайлы булсын өчен инде икенче ел рәттән шәһәрләр һәм районнар буенча барлык чаралар турында мәгълүмат “Башкортстанның мәдәни дөньясы”ның kulturarb.ru сайтында бер урында туплана. Аннан файдалану бик гади — үзегезне кызыксындырган шәһәр, район яки учреждениене сайлагыз, аңа басыгыз һәм шәхси “Кышкы каникулларның гаилә календаре”н төзегез. Календарь даими рәвештә яңа чаралар белән дә тулылана.
Резеда ГАЛИКӘЕВА әзерләде.